ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстанның яңа мәдәният министры оешма үсешенең төп өч векторын әйтте

11 август 2018, 11:44 , Фото: Рамиль Гали

Татарстанның яңа мәдәният министры оешма үсешенең төп өч векторын әйтте Ирада Әюпова сүзләренчә, ведомствоның эшчәнлек өлкәсе киң булачак, дәүләт музейлары һәм театрлары хезмәттәшлеге белән генә чикләнмәячәк.

(Казан, 11 августа, “Татар-информ”). Татарстанның яңа мәдәният министры Ирада Әюпова вазифасына керешкәнгә 100 көннән соң, ведомство үсешенең төп өч векторын әйтте. Якын киләчәктәге төп бурыч итеп ул мәдәни мохит формалаштыруны, милли мәдәниятнең дөнья мәдәнияте киңлегенә интеграциясен һәм мәдәният өлкәсенә яшь белгечләр әзерләүне әйтте. Бу турыда Ирада Әюпова “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга "Без галстука" проекты өчен биргән интервьюда сөйләде.

“Мәдәният министрлыгы – дәүләт мәдәният учреждениеләре белән генә шөгыльләнә торган министрлык түгел, һич юк. Беренче чиратта, ул әйләнә-тирәлек формалаштыру, мохит булдыру белән шөгыльләнә. Бу мохит уңайлы булырга тиеш. Бер яктан, иҗади сәләте булган кешеләрнең иҗатта үзләрен табуы өчен, ягъни талантлы кешеләр өчен. Икенче яктан, професиональ мәдәни продуктны алырлык мөмкинлек булдыру өчен", - дип аңлатты министр.

Әюпова сүзләренчә, ул “мәдәни продукт” терминын кулланган өчен тәнкыйть сүзләре ишетә. Әмма аны, мәдәният учреждениеләре белән тамашачы мөнәсәбәте формасы буларак, кире кагу мөмкин түгел. Кешеләр хезмәт күрсәтүгә, музейларда, театрларда һәм концертларда сервис сыйфатына игътибар бирә. Күптөрле тәкъдимнәр арасыннан алар үзләре өчен иң уңай вариантны сайлап ала.

“Икенче өстенлек - безнең милли мәдәниятебез хәзинәсен дөнья мәдәнияте киңлегенә интеграцияләү. Без танырлык булырга тиеш, - диде Әюпова. – Чынлыкта мәдәният - дәүләтнең имидж сәясәтенең бик нәтиҗәле инструменты. Сез үзегез белгән, ишеткән, таныган илләрнең һәм брендларның товарларын аласыз. Шуңа күрә әгәр Җир шарының кайсыдыр почмагында Казан, Татарстанның мәдәни мирасын беләләр икән, һичшиксез, сөйләшүләр алып баручыга ышаныч югары булачак. Бу исбатланган факт, шуңа күрә ул имидж сәясәте элементы”.

“Әлбәттә, мәдәниятне саклау да өстенлек булып тора. Бу безнең өлкән буыннан калган мәдәни мирасны саклау, аны тулыландыру, талантлы яшьләр әзерләү арасындагы паритет. Алар безнең мәдәниятне Татарстаннан читтә дә таныта ала, әлбәттә, аларга биредә дә ихтыяҗ булачак”, - дип тәмамлады сүзен Ирада Әюпова.

Әңгәмәне тулысынча sntat.ru сайтында укырга мөмкин. Видеоны YouTube та “Татар-информ” каналында күреп була. Телевизион версияне “Татарстан 24” телеканалында “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында шимбә, 11 августта 18.30 һәм якшәмбе, 12 августта 13.30 сәгатьтә карап булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10