news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

11 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстанда хаҗ бәясе артты, Хәния Фәрхи истәлегенә багышланган бәйгегә гаризалар кабул ителә, Оренбургта “Дуслык күпере” фестивале уза.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә “Роскосмос” генераль директоры белән очрашты / Татарстан Президенты һәм “Роскосмос” вәкилләре “Восточный” космодромы төзелеше турында фикер алышты.

Дәүләт Думасына милли телләрне ирекле өйрәнү турында закон проекты кертелгән / Милли телләрне өйрәнүне укучылар һәм ата-аналар теләге белән оештыру тәкъдим ителә.

Бөтенроссия татар-башкорт эстрада фестивале - Оренбургта / Ике арада дуслык җепләре, үзара аңлашу арта, дип артистлар.

Башкортстанда Хәния Фәрхи истәлегенә багышланган “Онытылыр димә” бәйгесенә гаризалар кабул ителә / Бәйгенең проектын Хәния Фәрхинең бертуган сеңелесе Фирүзә Ибәтуллина әзерләгән.

Уртача гомер озынлыгы арткан саен, яман шеш авырулары арта барачак – табиб-онколог / Илсур Шәймәрданов, Татарстанда яман шеш авыруының, үлем сәбәбе буларак, берникадәр кимүгә таба баруын билгеләп узды.

Әлмәт театры югалган Костик турында спектакль чыгара / "Адашкан җаннар" спектакленең премьерасы 13 апрельдә була.

Апас районының Зур Күккүз авылындагы бер йортка язгы ташу кереп, су баскан / Өйдәге барлык җиһазлар су эчендә калган, мал-туарны күршеләргә керткәннәр.

Татарстанда хаҗ бәясе 10-15 мең сумга артты / Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Хаҗ” операторы бәянең ни сәбәпле артуын аңлатты.

Ленар Шәех Азат Әхмәдуллинны татар драматургиясе буенча эшләүче бердәнбер галим дип саный / Татарстан китап нәшриятында филология фәннәре докторы Азат Әхмәдуллинның “Яңарыш юлында” китабы дөнья күрде.

Хабаровски татарлары Рәдиф Сәгъди әсәрен сәхнәләштергән / "Баһадир бәхете" спектакле - "Сәлам" театр төркеменең беренче тәҗрибәсе.

Икмәкне кая сатасын белмичә үстерергә кирәкми – экс-колхоз рәисе / Илле ел колхоз рәисе булып эшләгән Фәйзи Галиев кадерсез икмәк үстергән акчага мал асрап була дигән фикердә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100