ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Резеда Хәева: Спиртлы эчемлекләр куллану кешедә 60 төрле авыру китереп чыгарырга мөмкин
Хәлил Шәйхетдинов: Татарстан җыелма командасының бурычы - мактау пьедесталына эләгү
Телне куллану иреклелеген өйрәнү иреклелеге белән алмаштырырга җыеналар кебек - депутат
Зөһрə Шəрифуллина: Татар шəхеслəренең исемнəрен агач утыртып кына да мəңгелəштереп була
Татарстанның Яшел Үзән районында тепловозга ут капкан

Татар дөньясы

Бөтенроссия татар-башкорт эстрада фестивале - Оренбургта

11 апрель 2018, 17:16 , Фото: соцсети

Бөтенроссия татар-башкорт эстрада фестивале - Оренбургта Ике арада дуслык җепләре, үзара аңлашу арта, дип артистлар.

(Оренбург, 11 апрель, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүген “Дуслык күпере” бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивале артистлары Оренбургта чыгыш ясый.

"Фестивальнең максаты милләтләрнең гореф-гадәтләрен, мәдәниятен башкаларга да күрсәтү, яшьләрне җәлеп итү һәм ике милләт вәкилләре арасындагы дуслыкны ныгытудан гыйбарәт. Башкортстан һәм Татарстан арасында бәйләнешләр яңа үсеш баскычына чыга. Аерым алганда, чын тугандаш төбәккә әверелдек. Шунысы да мөһим: ике арада дуслык җепләре, үзара аңлашу артканнан-арта бара", - дип билгеләп узды Татарстанның халык артисты Илсаф.

Фестивальнең үзенчәлеге шунда – ул дәүләт тарафыннан якланган иҗтимагый проект. Фестивальне беренче булып Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яклап чыкты. Яклаучыларның берсе - Башкортстан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов.

Концертта татар-башкорт эстрадасы артистлары Айдар Галимов, Фидан Гафаров, Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Хәмдүнә Тимергалиева, Илһам Вәлиев, Раяз Фасыйхов, Илсөя Бәдретдинова, Иркә, Марсель Вәгыйзов, Илсаф, Алсу Әбелханова, "Ваһапов" фестивале артистлары катнаша.

Исегезгә төшерәбез: Фестивальне оештыручылар - Татарстанның Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды, Мәскәүнең "Globex Promotion” продюсерлык үзәге. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10