Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
10 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
60 ел элек Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе булдырылган, “ТАССР: оешу тарихы” җыентыгына моңарчы дөнья күрмәгән сирәк документлар кертелгән.
Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи өлешендә төзелешне өч айга туктатты / Татарстан Президенты күрсәтмәсе буенча, республика башкаласы үзәге тарихи мирасны саклауны исәпкә алып үсәргә тиеш.
Равил Шәрәфиевкә республика алдындагы казанышлар өчен ордены медале тапшырылды / Г.Камал театрында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиевнең юбилей кичәсе узды.

Казахстан егете Альмир, бөтендөнья татарларын берләштерү максатыннан, флешмоб башлаган / Флешмоб, 2017 елның 12 декабрендә башланып, хәзергә кадәр дәвам итә.

“ТАССР: оешу тарихы” җыентыгына моңарчы дөнья күрмәгән сирәк документлар кертелгән / Ике томлык җыентыкта - Оренбургта татар казакларның мөселман съезды, Себердәге мөселманнар съезды турындагы һ.б. материаллар бар.

Татар сәнгатькәрләре Айрат Арсланов каберен зыярәт кылды / Бүген күренекле нәфис сүз остасы Айрат Арслановка 90 яшь тулган булыр иде.

"Җанлы" татарча музыка яратучылар “Фатирник”та җыела / “Фатирник”та иң күп тавыш җыйган 3 катнашучы 26 апрель көнне “Мин татарча сөйләшәм” сәхнәсендә чыгыш ясаячак.

Моннан 60 ел элек Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе булдырылган / Әлеге премия идея эчтәлеге һәм сыйфат ягыннан аеруча зур әһәмияткә ия булган әдәбият һәм сәнгать әсәрләренә бирелә.

Уфа “Нур” татар дәүләт театры BabyNur проектын башлады / Башкортстанда 2018 ел "Гаилә елы" дип игълан ителү сәбәпле, театр Уфадагы татар гаиләләрендә милли мохитне ныгытуны максат итеп куя.

Яңа федераль белем бирү стандартлары өчен “лайк” куярга кирәк – Айрат Фәйзрахманов / Бөтөндөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, туган тел генә түгел, туган як әдәбияты дигән предмет та укытылырга тиеш, дип саный.

"Дуслык күпере" фестивале Самарада дәвам итә / "Дуслык күпере” бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивале Россиянең җиде шәһәрендә узачак.

Татар телен популярлаштыручы OSTA TATAR проектын Мәскәүдә тәкъдим иттеләр / Проект җитәкчесе, телевидение алып баручысы Миләүшә Сибгатуллина кадрда эшләү серләре белән уртаклашкан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз