ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Резеда Хәева: Спиртлы эчемлекләр куллану кешедә 60 төрле авыру китереп чыгарырга мөмкин
Хәлил Шәйхетдинов: Татарстан җыелма командасының бурычы - мактау пьедесталына эләгү
Телне куллану иреклелеген өйрәнү иреклелеге белән алмаштырырга җыеналар кебек - депутат
Зөһрə Шəрифуллина: Татар шəхеслəренең исемнəрен агач утыртып кына да мəңгелəштереп була
Татарстанның Яшел Үзән районында тепловозга ут капкан

Мәдәният

"Дуслык күпере" фестивале Самарада дәвам итә

10 апрель 2018, 18:33

"Дуслык күпере” бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивале Россиянең җиде шәһәрендә узачак.

(Самара, 10 апрель, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүген “Дуслык күпере” бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивале җырчылары Самарада чыгыш ясый.

Алга таба фестиваль татарлар белән башкортлар яшәгән җиде төбәктә: Оренбург, Стәрлетамак, Уфа, Екатеринбург, Төмән, Чиләбедә булачак. Фестиваль 18 апрельдә Казанда тәмамланачак.

"Бүген күркәм җыр һәм моң бәйрәме уза. Бу фестиваль уңышлы гына Мәскәүдә башланып китте. "Дуслык күпере" фестивале Татарстаннан читтәге төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә, җыр, моң тирәсенә җыя. Алай гына да түгел, инде онтылып килгән татар җырларын, татар көйләрең безгә кире кайтарырга ярдәм итә", - дип әйтте җырчы Азат Абитов.

Чарага затлы музыка сөюче тамашачылар килгән иде.

"Мәскәү тамашачысына фестивальгә матур итеп җыелган өчен бик зур рәхмәт. Бүген бирегә зәвыклы җырны аңлый торган тамашачы җыелды. Алга таба да безнең татар-башкорт җырларын, ретро җырларны онытмаска иде. Мондый затлы тамашачы булса, без иң бәхетле кеше булабыз", - диде ул.

Фестивальдә танылган татар-башкорт артистлары Фидан Гафаров, Айдар Галимов, Илһам Вәлиев, Хәмдүнә Тимергалиева, Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, ИлСаф, Иркә, Раяз Фасыйхов, Марсель Вәгыйзов, Илсөя Бәдретдинова, "Ваһапов" фестивале артистлары, "Казан егетләре" төркеме чыгыш ясый. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10