Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
1 сентябрьдән башлап Россия мәктәпләрендә атна саен дәүләт гимнын җырлаячаклар
Яңа уку елыннан башлап Россия мәктәпләрендә һәр дүшәмбе саен дәүләт гимнын җырлаячаклар һәм флаг күтәрәчәкләр.
Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.
«Киләсе уку елының 1 сентябреннән башлап, уку атнасы башында һәр мәктәптә дәүләт гимнын җырлаячаклар һәм дәүләт флагын күтәрәчәкләр», - диде мәгариф министры Җиңү музеенда узган «Сила — в правде!» I Бөтенроссия мәктәп тарихи форумында.
2021 елның октябрендә Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә һәм үзенең администрациясенә мәктәпләрдә Россия гербын, флагын һәм гимнын куллану мәсьәләсен карарга кушкан иде.
Премьер-министр Михаил Мишустинның 13 апрельдә имзалаган карары нигезендә, белем бирү йортларын рәсми дәүләт символикасы белән тәэмин ителергә тиеш, дип язган иде «Татар-информ».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз