Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
РФ мәктәпләре патриотик тәрбия проекты кысаларында дәүләт символикасы белән тәэмин ителә
«РФ гражданнарына патриотик тәрбия бирү» федераль проекты кысаларында Россиянең барлык мәктәпләрен дәүләт флаглары, герблар һәм башка символика белән тәэмин итәчәкләр. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы карарны имзалаган.
«Дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларын, шул исәптән югарыда күрсәтелгән оешмаларның структур бүлекчәләрен Россия Федерациясенең дәүләт символикасы белән тәэмин итү максатыннан товарлар (эшләр, хезмәтләр) сатып алу турында», - диелә документ текстында.
Әлеге карар нигезендә Россия Федерациясенең «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасына үзгәрешләр кертү күздә тотыла.
2020 елның гыйнварында РФ Президенты Владимир Путин гражданнарга патриотик тәрбия бирү буенча проект әзерләргә кушты. Ул Дәүләт Думасына «Россия Федерациясендә белем бирү хакында»гы законга белем бирү системасында тәрбия мәсьәләсен ныгыту турында төзәтмәләр тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз