news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов Татар теленнән Халыкара олимпиадада: Телдән башка милләт була алмый

Марат Әхмәтов Татар теленнән Халыкара олимпиадада: Телдән башка милләт була алмый
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Кичә Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Татар теле һәм әдәбиятыннан XII Халыкара олимпиадага йомгак ясалды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов милләтнең киләчәге телне белүчеләр кулында булуын искәртте.

«Һәрберебез, бишектән төшеп һәм сөйләшә башлаган вакыттан башлап, «Туган тел» җыры белән үскән балалар, туган тел белән яшәгән һәм туган телебез белән гомер көзенә кереп баручылар. Телебез өчен һич кенә дә оят түгел, чөнки ул көндәшлек итәрлек 14 иң дәрәҗәле тел белән янәшә йөри торган тел. Бай тел, матур тел, ул дәүләтле халыкның теле, һәм бу телдә сөйләшә, уйлый алуыбыз белән без бары тик горурлана гына алабыз», – дип башлады ул.

Марат Әхмәтов татар халкының бай әдәбиятына дә игътибар итте, һәм танылган шәхесләрен искә алды. «Безнең Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Ризаэтдин Фәхретдин, Шиһабетдин Мәрҗани, Муса Җәлил, Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиевларыбыз бар. Тагын кайсы халыкта бар шундый мәгърифәтле шәхесләр?!» – диде ул.

Туган телләрне саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе билгеләвенчә, Татарстанда телне саклау өчен мөхит бар, әмма чит төбәкләрдә, илләрдә яшәүчеләргә авыргарак туры килә. Әмма ул аларның шундый шартларда да телләрен саклый алулары белән горурлануын җиткерде.

«Сездә «нәрсәгә кирәк соң бу татар теле, урамга чыксаң да юк, мәктәптә дә юк» дигән уйлар барлыкка килергә мөмкин. Татарстанда ул башкача, чөнки биредә 2 миллионнан артык татар яши, әмма чит илләрдә, төбәкләрдә яшәп, әлеге бәйгедә катнашкан укучыларның татар җанлы булулары белән мин мөкиббән. Һәрберегез безнең милләтебезнең алтын баганасы, ә телдән башка милләт була алмый. Халкыбызның, милләтебезнең киләчәген матур итеп күрәсебез килә икән, телебезне бер зур гаилә булып сакларга, үстерергә тиешбез», – диде Марат Әхмәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100