news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зыянлы уенчыклар Балтачта да бар

Уенчыкларның куркынычсызлыгын дәлилләүче документлары булмаган

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Ярты ел эчендә Татарстанда 593 миллион сумлык уенчык сатылган. Хәтта ит консервлары, савыт-саба, келәмнәр дә моның кадәр сатылмаган.

Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе балалар товарлары сатылучы сәүдә нокталарын тикшереп тора, һәм кибетләрнең һәр икенчесендә зыянлы уенчыклар табыла икән. Хокук бозучылар арасында Балтач районы эшмәкәрләре дә бар. Күп очракта, алар саткан уенчык, киемнәрнең куркынычсызлыгын дәлилләүче документлары булмаган.

Татарстанда күпләп уенчык җитештерүче оешма юк. Бүген аларнын күбесе Кытайдан кайта. Уенчыкның юыла торганын, кискен ис килмәгәнен алырга кирәк, дип хәбәр итә “Хезмәт” газетасы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot