news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зыян күрүче булмаган юл һәлакәте инспекторлардан башка гына теркәлә башларга мөмкин

ЮХИДИ хезмәткәрләрен һәлакәт урынына зыян күрүчеләр булганда гына чыгару тәкъдиме карала.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). ЮХИДИ хезмәткәрләренә, мөгаен, зыян күрүче булмаганда юл-транспорт һәлакәтен теркәү өчен урынга чыгасы булмас. Әлеге тәкъдим белән Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм канун буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Вячеслав Лысаков чыккан. Депутат әлеге соравын Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведевка юлларга уйлый, дип җиткерә ТАСС агентлыгы.

“Бу ике машина йөртүченең һәм аларның иминият компанияләренең гражданлык-хокук багланышлары, – дип саный Лысаков. – Ни өчен әле моңа инспекторлар рәвешендә дәүләт җәлеп ителергә һәм йөзәрләгән машина кемнеңдер фарасы ватылу яисә ишеге сыдырылу аркасында чакрымнарга сузылган бөкеләрдә торырга тиеш?”

“Бәрелешкәнсез икән, фотога төшерәсез, машинагызны юлдан аласыз һәм мәсьәләне иминият компанияләре белән, йә булмаса, суд аша хәл итәсез”, – дип өстәгән ул.

Искәртеп үтик, хәзер юл-транспорт һәлакәте булганда ЮХИДИ инспекторларыннан башка европротокол тутырырга була. Әмма чикләүләр – иминият түләүләрендә лимит бар.

Лысаков, әлеге чикләүләрне бетерергә кирәк, дип саный. Машина йөртүчеләргә урында кирәкле ремонтның күпмегә төшәсен билгеләү кыен, шуңа да психологик яктан бу европротокол төзүне тоткарлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100