Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Жюри әгъзалары «Алтын мөнбәр» кинофестивале программасын югары бәяләде
«Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестиваленең жюри әгъзалары яхшы программа җыелган өчен сайлап алу комиссиясенә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Алар объектив буларга тырышачакларын ассызыкладылар.
«Безне кино берләштерде. Мин бу кино сәнгате бәйрәмендә булуыма шатмын. Шушы катлаулы вакытта катлаулы темаларны күтәргән без бәялисе фильмнар минем күңелемдә дә чагылыш таба. Бу фильмнар барысы да дөньяның күп төрлелеген күрсәтә», диде кинофестивальнең жюри рәисе, «Оскар» лауреаты Ресул Пукетти кинофестивальнең матбугат конференциясендә.
Оман кино җәмгыяте рәисе Мохаммед Абдулла Әл-Аҗми Казанны күп төрле мәдәниятләр тупланган урын дип бәяләп, биредә тупланган фильмнарда да төрле мәдәниятләр чагылыш табуын ассызыклады. Ул беренче мәртәбә Казахстан, Үзбәкстан фильмнары белән якыннан танышуын әйтте.
Мәскәү дәүләт мәдәният институтының анимация кафедрасы мөдире, продюсер, режиссер, сценарист Сергей Струсовский да үз чыгышын тупланган программаның кызыклы булуын күрсәтүдән башлады. «Коллегаларның нәрсә эшләүләрен күзәтү һәрвакыт файдалы, мин кызыклы эшләрне студентларыма күрсәтү өчен дә билгеләп барам. Фильмнар бик төрле – эчтәлеге дә, әйтергә теләгән фикерләре дә. Безгә лауреатны билгелисе бер дә җиңел булмас, чөнки анимация өчен бер генә приз каралган», диде ул.
Үзбәкстанның атказанган артисты, кино йолдызы Рано Шодиева жюри әгъзасы буларак документаль фильмнар каравын һәм инде берничә кинокартинаны билгеләп куюын әйтте. «Бигрәк тә кыска метражлы фильмнарны карарга яратам. Гадәттә бу форматны дебютантлар сайлый һәм алар үзләренең бар әйтәсе килгән фикерләрен сыйдырырга тырышалар», дип өстәде Рано ханым. Ул объектив эшләргә тырышачакларын да җиткерде.
«Жюри әгъзасы булу бик җаваплы хезмәт, чөнки объективлы дулкынын тоту бик катлаулы, ләкин без тырышачакбыз. Без ничек тә объектив таяну ноктасы табарбыз», дип вәгъдә бирде Иран кинорежиссеры, сценаристы Мохаммад Али Саҗади.
- «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале 5 сентябрьдә Камал театрының яңа бинасында ачылды. Ябылу тантанасы 9 сентябрьгә билгеләнгән.
- Кинофестивальнең конкурс программасында 22 илдән 54 фильм катнаша. «Тулы метражлы нәфис фильмнар», «Кыска метражлы нәфис фильмнар», «Документаль фильмнар» һәм «Анимацион фильмнар» номинациясендә 10ар фильм булса, «Милли конкурс»ка 14 фильм кергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз