news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зюганов Путин белән сайлауларда "ялган партияләр" пәйда булуы хакында фикер алышырга тели

Аерым алганда, КПРФ лидеры яңа КПСС партиясе һәм аның лидеры Андрей Богдановны тәнкыйтьләгән

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Думаның оппозиция фракцияләре, көзге сессия ачылышында узган сайлаулар турында фикер алышу өчен, Россия Президенты белән очрашу оештыруны таләп итәргә ниятли, дип белдерде КПРФ лидеры Геннадий Зюганов. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

"Мин бүген Дәүләт Думасы утырышында өч фракция бу хакта әйтер дип уйлыйм. Без әйбәт эшләү, илнең абруен арттыру яклы, әмма без моны ачык, гадел эшләнүен телибез", - диде Зюганов бүген журналистларга.

Аерым алганда, коммунистларның "ялган партияләр" пәйда булуга ачулары чыккан. Шуңа бәйле рәвештә, КПРФ җитәкчесе яңа КПСС партиясе һәм аның лидеры Андрей Богдановны тәнкыйть утына тотткан. "Әле кайчан гына безнең телевидениедән ул үзенең масон булуы турында әйткән иде", - дигән КПРФ ҮК рәисе.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100