news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зюганов Павел Грудининның сайлау штабын җитәкләячәк

КПРФ лидеры Геннадий Зюганов Ленин исемендәге совхоздиректоры Павел Грудининны Президент сайлауларында уңышлы кандидатура дип атаган.

(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ"). КПРФ лидеры Геннадий Зюганов Ленин исемендәге совхоз директоры Павел Грудининны Президент сайлауларында уңышлы кандидатура дип атаган һәм аның сайлау штабын җитәкләячәген раслаган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

"Пленум кичә бертавыштан Павел Николаевичны (Грудининны) тәкъдим итте. Минем тәкъдимне хупладылар, Халык-патриотик көчләре югары дәүләт советы һәм сайлау кампаниясе җитәкчесе итеп сайладылар. Миңа барлык көчләр белән килештереп, сайлау программасын әзерләү йөкләнде”, – дигән Зюганов КПРФ съезды башланыр алдыннан.

Ул шимбә көнне съездда сайлау алды программасы вариантын җиткерәчәген билгеләп үткән. Анда 18 пункт булачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot