Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зюганов Казанда: Татарстаннан өйрәнер нәрсәләр бар
Бүген Казанга КПРФ Үзәк Комитеты рәисе Геннадий Зюганов килде. Татарстанда ул ике көн торачак. Коммунистлар лидеры үзенең эш программасын Ирек мәйданында урнаштырылган Владимир Ленин һәйкәленә чәчәкләр салудан башлады.
«Бу көннәрдә Татарстанның уңдырышлы җирендә зур мәдәни-тарихи чаралар сериясен уздырабыз», – дип хәбәр итте журналистларга Зюганов чәчәкләр салганнан соң.
Шул ук вакытта ул Казанга сәфәренең сентябрьдә булачак тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулары белән бәйле булуын билгеләп үтте. Коммунистларга әле төбәкләр буенча күп сәфәрләр ясарга туры киләчәк, ә беренче пункт Татарстан булды.
«Иртәгә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу булачак. Сентябрьдә булачак сайлаулар – киләчәкне сайлау», - диде ул.
КПРФ Үзәк комитеты рәисе Татарстаннан өйрәнер әйберләр бар, дип өстәде. Ул «Иннополис» махсус икътисади зонасының А.С.Попов исемендәге технопаркында һәм Иннополис университетында булачагын хәбәр итте.
Коммунистлар лидеры шулай ук Кытайны мисал итеп китерде, аның фикеренчә, аннан да күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин.
«Бүген кытайлылар фән, техника, роботлаштыру, мәгариф өлкәсендә үрнәк күрсәтәләр. Кытай дөнья остаханәсенә әверелде һәм иң яхшы продукция чыгара. Мин аларның яңа роботларын күрдем. Марафонда робот иң танылган спортчыларны узып китте, ә башка роботлар халык биюләрен теләсә кайсы ансамбль көнләшерлек итеп башкарды», - дип билгеләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз