Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Җәббаров: Тикшеренүләр күрсәткәнчә, уҗымнарның бик аз өлеше һәлак булган
Үткәрелгән тикшеренүләр күрсәткәнчә, Татарстанда көзге культура чәчүлекләренең бик аз өлеше генә һәлак булган. ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров традицион республика киңәшмәсендә шулай дип белдерде.
Барлык муниципалитетлар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Докладчы искәрткәнчә, Татарстан территориясендә 11 марттан көндезге уңай температура башланды. Шул ук вакытта, төнге кыраулар әлегә карның кисәк эрүен һәм язгы ташу тоткарлап тора.
«Көзге культураларның тармаклану өлешендә калын кар катламы исәбенә температура -1 градустан +2 градуска кадәр саклана. Шикәр күләме җитәрлек, 20 процент чамасы. Уҗымнар бик аз мәйданнарда һәлак булган», - дигән мәгълүмат бирде Марат Җәббаров.
«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» филиалы белгечләре 230 мең тонна бөртекле культура орлыкларын тикшергән, бу 93 процент дигән сүз. Ике атна эчендә динамика плюс 4 процент тәшкил итә. Орлыкларны кайтару график буенча бара, диде ул.
Быелгы уңыш өчен, көзен керткәннәрен дә исәпкә алып, бер гектарга 61 килограмм минераль ашлама тупланган. Ике атна эчендә динамика плюс 67 мең тонна тәшкил итә, бу бер гектарга 11 килограмм ашлама туры килә дигән сүз.
Дәүләт ярдәме программалары буенча 263 миллион сум акча күчерелгән. Якындагы ике атнада тагын 1,9 миллиард сум ияләренә барып җитәчәк. «Алынган акчаларны чәчү кампаниясен тәэмин итүгә юнәлтүегезне сорыйм», - дип искәртте профильле ведомство башлыгы.
Хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеге 23-27 мартта тикшереләчәк. Бу вакытка авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлар белән җиһазларга, тракторларны механизаторлар белән комплектларга һәм имин хезмәт шартлары тәэмин итәргә, шулай ук чәчү кампаниясе вакытында хезмәт хакы түләү шартларын аңлату өчен хезмәт коллективлары белән очрашулар үткәрергә кирәк, дип санап үтте ул.
Болардан тыш, ТР Министрлар Кабинеты карар проекты буенча 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр төбәк һәм муниципаль әһәмияттәге автомобиль юлларында йөк машиналары хәрәкәтен чикләү ниятләнә. Чикләүләр азык-төлек, терлек азыгы, ашламалар, орлыклар һәм ягулык-майлау материаллары ташуга кагылмаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз