news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Звезда" телеканалында разведчик Исхак Әхмәров турында документаль фильм күрсәтелде

Россия Тышкы разведка хезмәте матбугат бюросы Исхак Әхмәров турында китап язарга ниятли.

"Звезда" телеканалында разведчик Исхак Әхмәров турында документаль фильм күрсәтелде
tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры урынбасары — Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Россия Тышкы разведка хезмәте матбугат бюросы җитәкчесе Сергей Иванов һәм Тышкы разведка хезмәтенең башка хезмәткәрләре белән очрашты, дип хәбәр итә Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге.

Очрашу «Звезда» телеканалында «Исхак Ахмеров. Мистер «Резидент» дигән документаль фильм күрсәтелгәннән соң Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллегендә узды.

Сергей Иванов Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән Исхак Әхмәровның шәхесе һәм эшчәнлегенә игътибар күрсәткәннәре өчен проектта катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Россия Тышкы разведка хезмәте матбугат бюросы Исхак Әхмәров турында китап язарга ниятли. Сергей Иванов Равил Әхмәтшинга разведчик турындагы яңа материаллар да тапшырды.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot