Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Звезда Поволжья” газетасы мөхәррире Рәшит Әхмәтовның аягын ампутацияләгәннәр
Газетаның эшчәнлеген мөхәррирнең улы - Руслан Әхмәтов алып барачак.
(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Звезда Поволжья” газетасының баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов операция кичергән: аның аяк табанының бер өлешен кисеп атканнар. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Рәшит Әхмәтов сөйләде.
“10 октябрьдә аяк табанына операция булды, аның бер өлешен кисеп алдылар. Сигез ай буена төзәлергә тиеш, дип аңлатты табиблар. Мин мөстәкыйль адымнар ясый алмыйм, култык таягы белән йөрим”, - диде Рәшит Әхмәтов.
“Хастаханәдән чыктым, хәзер фатирда торам. Бик кыйммәтле дарулар эчәргә туры килә. Яралар әлегә төзәлми. Гомумән, биш операция кичердем мин. Казанның барлык хастаханәләрендә диярлек ятып чыктым”, - диде ул.
Газета эшен аның улы – Руслан Әхмәтов алып барачак. “Звезда Поволжья” газетасын улым – Руслан Әхмәтов чыгара. Мин өйдәге компьютердан аңа ярдәм итәм. Газетаның тиражы – 2000 данә. Иганәчеләребез юк. Газета үз-үзен аклый”, - ди Рәшит Әхмәтов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз