Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар-информ» журналистлары Чабаксарда узган халыкара бәйгедә гран-прига лаек булды
«Татар-информ» агентлыгы журналистлары Арсений Кәримов һәм Александр Хевронин «Салават күпере» халык бию ансамбле составында Чабаксарда узган XVIII халыкара «Йолдызлык» телевизион фестиваль-конкурсының «Хореография» юнәлешендә Гран-прига лаек булдылар.
«Әлеге коллектив милли биюләрнең зур палитрасын тәкъдим итте. Бу - бик катлаулы, чөнки һәр халыкның гореф-гадәтләрен белергә кирәк», - дип белдерде жюри әгъзасы, Чувашиянең халык артисты Лидия Попова бүләкләү тантанасында.
Бәйгедә Казан ансамбле тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга юнәлдерелгән номерлар тәкъдим ителде. Атап әйткәндә, жюри татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдырган «Юкә башмак» номерын аерым билгеләп үтте.
«Үзебезнең спектакльләрдә без Татарстанда яшәүче халыкларның үзенчәлеген һәм гореф-гадәтләрен мөмкин кадәр төгәлрәк чагылдырырга омтылабыз. Ата-бабаларыбыздан калган иҗади мирасны саклап калу һәм арттыру өчен милли гореф-гадәтләрне җентекләп өйрәнәбез. Безнең өчен бию генә түгел, сәхнәдә милли мәдәниятебезнең характерын җанландыру да мөһим», - дип искәртте «Салават күпере» ансамбле җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган артисты Руслан Насыйров.
Коллектив «Татар-информ» агентлыгы журналистлары белән берлектә соңгы айда Казанда һәм Йошкар-Олада узган тагын ике иҗади конкурста гран-при иясе булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз