news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кытай журналистлары Казанда Ленин музеенда һәм Уникаль осталык үзәгендә булды

Кытай Халык Республикасы журналистлары «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» IV Халыкара форумында катнашу өчен Татарстан башкаласына килде. Бүген алар өчен мәдәни программа оештырылды, Ленин музее аның беренче пункты булды. Кунакларга революционер тормышының Казан чоры һәм аның гаиләсе белән мөнәсәбәтләре турында сөйләделәр.

«Элек Казанда булганым бар иде, әмма бу музейда – беренче тапкыр. Миңа монда бик ошады. Кытайда Владимир Ленинны бик хөрмәт итәләр. Без бик күп кызыклы нәрсәләр күрдек, мәсәлән, аш бүлмәсендә Кытай чәен саклау өчен тартма урнашкан. Бу тагын бер кат безнең халыклар арасындагы багланышларның никадәр тыгыз булуын күрсәтә», - дип билгеләп үтте «Синьхуа» мәгълүмат агентлыгы директоры урынбасары Ван Цзокуй «Татар-информ» белән әңгәмәсендә.

Журналист Россия һәм Кытай арасында бизнес-элемтәләр формалаштыруда «РОСТКИ» форумының әһәмиятенә аерым игътибар юнәлтте. Аның сүзләренчә, бу – Кытай Халык Республикасы эшмәкәрләре өчен кызыклы мәйданчык.

Аннары Кытай журналистлары делегациясе Уникаль осталык үзәгенә юнәлде, анда аларны аутентик һөнәрләр белән таныштырдылар һәм Татарстанда җитештерелә торган гадәти булмаган товарларны күрсәттеләр.

Элегрәк Кытайның Россиядәге илчесе Чжан Ханьхуэй белдергәнчә, өч елга якын тәҗрибә туплау һәм формалашу дәверендә «РОСТКИ: Россия һәм Кытай» халыкара форумының җәлеп итүчәнлеге һәм йогынтысы артканнан-арта бара. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов форумны югары дәрәҗәдә уздырырга кушты. Чара бүген, 16 августта башланды һәм 19 августка кадәр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot