Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Журналистлар һәм блогерлар «Бәллүр каләм» бәйгесенә эшләрен 24 апрельгә кадәр җибәрә ала
Журналистика һәм массмедиа өлкәсендә XXIX «Бәллүр каләм – Хрустальное перо» Республика конкурсына гаризалар кабул итү тәмамланырга бер атна вакыт калды.
Бәйгене «Татмедиа» һәм Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге оештыра.
Конкурста журналистлар һәм блогерларны, редакция һәм авторлык коллективларын, журналистика ветераннарын, телеоператорларны, фотограф һәм матбугат секретарьларын катнашырга чакыралар.
Эшләр 24 апрельгә кадәр кабул ителә. Аларны «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» конкурсы турындагы билге белән түбәндәге электрон почтага җибәрергә кирәк: hrustalnoe@bk.ru. Өстәмә мәгълүматны (843) 555-85-11 һәм 555-76-03 телефоннары аша алырга мөмкин.
Бәйгенең нигезләмәсе «Татмедиа» сайтында урнаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз