Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан журналистларын Кытайның Синьцзян-Уйгур районына чакырдылар
Идел буе федераль округы медиатөркеме Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы чакыруы буенча Кытайның иң зур һәм иң көнбатыш төбәгенә – Синьцзян-Уйгур автономияле районына (СУАР) килде. Делегация составында Татарстан Республикасы, Оренбург, Ульяновск һәм Пенза өлкәләре журналистлары һәм блоггерлары бар.

СУАР Үзәк Азиянең 8 дәүләте: Монголия, Россия, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Пакистан, Әфганстан һәм Һиндстан белән чиктәш.

СУАР - Евразия континентының географик үзәге. СУАР халкының яртысыннан күбрәген уйгурлар тәшкил итә. Сәфәр вакытында журналистларга СУАР башкаласы Урумчи һәм Кашгар шәһәрләренә бару мөмкинлеге бирелде. Россия төбәкләренең гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре әлеге районның милли үзенчәлеген һәм уникальлеген үз күзләре белән күрә алды.

Хәзерге вакытта бу - алга киткән туристлык районы. СУАРда авиа- һәм тизйөрешле тимер юл челтәре булдырылган. СУАР башкаласы Урумчидагы аэропорт Кытайның башка районнарыннан да, төрле дәүләтләрдән дә туристларны җәлеп итә.

Журналистларны тыгыз программа көтә: алар инде Урумчидагы Татар мәчетендә, Синьцзян радиосы һәм телевидениесенең штаб-фатирында булды, телевидение - 4 телдә, ә радио 6 телдә (шул исәптән уйгур телендә) эшли. Алар шулай ук Такла-Макан чүлендә булды һәм дөяләргә атланып йөрде, иске шәһәрдәге Кашгар базары белән танышты.

Алда журналистларны бай программа һәм, әлбәттә, Тянь-Шань таулары көтә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз