Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Журналистлар Сабан туе – Сабада: Мичтә пешкән коймак, бирнә җыю һәм көләч йөзләр
Кичә Саба районында өченче тапкыр республика журналистларының Сабан туе оештырылды. Сабалылар каләм әһелләрен ничек каршы алды, журналистлар нинди бүләк әзерләп килгән һәм эстрада артистларыннан кемнәр катнашты? «Татар-информ» Медиа Сабантуй турында репортаж тәкъдим итә.
Сабалылар журналистларны мичтә пешкән коймак белән каршы алды
Ике ел элек каләм ияләре Питрәчкә кайткан булса, быел «Медиа Сабантуй» кунакларын Байлар Сабасы кабул итте. Иртә белән бәйрәмгә килүгә Саба халкы журналистларны мичтә пешкән кайнар коймаклар белән каршы алды. Озак та үтми бәйрәм башланып китте. Традиция буенча, Сабантуй алдыннан бирнә җыю йоласы үткәрелде: гармуннар белән җырлап, бүләкләр җыйдылар.

Бәйрәм программасына чын татар кунакчыллыгы мохитен тудыручы традицион халык уеннары, спорт ярышлары һәм концерт чыгышлары булды. Журналистлар таяк белән тартыштылар, чүлмәк ваттылар, кашыкка йомырка салып узыштылар, капчык киеп йөгерделәр, утын кистеләр, гер күтәрделәр, турникта күтәрелделәр, волейбол уйнадылар, кул көрәшендә катнаштылар, аркан тарттылар, бил алыштылар, һ.б. спорт ярышларында көч сынаштылар. Су салынган чиләкләр белән белән йөгерү, пычкы белән бүрәнә кисү һ.б. уеннар да булды. Җиңгәннәргә – бүләкләр бирелде.

Шамил Садыйков: «Журналистлардан башка республика тормышын күз алдына да китереп булмый»
Бәйрәмдә катнашкан 650дән артык кешене бәйрәм идеясе авторы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сәламләде.

– Чыгышымны Саба районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановка һәм коллегаларга рәхмәт сүзләреннән башлыйсым килә. Үзебезнең тарихта 3нче тапкыр мондый Сабантуй уздырабыз һәм 2нче мәртәбә Сабада. Саба — чыннан да республикабызның Швейцариясе, матур төбәге. Бик зур рәхмәт кунакчыллык өчен. Монда спорт ярышлары белән команда рухын формалаштыра торган чара үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Быел чара масштаблырак үтә. Бөтен Татарстан журналистлары бәйрәменә әверелә.
Көн саен, тәүлек буе эшләүче журналистлар төрле чаралар яктырта. Журналистлардан башка республика тормышын күз алдына да китереп булмый», – дип белдерде ул.
Айдар Сәлимгәрәев: «Якты йөз белән кабул итәсез»
«Медиа Сабантуй»да катнашучыларны сәламләп, «Татмедиа» Татарстан Республикасы Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев та чыгыш ясады.
Фото: «Ватаным Татарстан»
– Шундый матур һәм кызыклы бәйрәм көне белән котлыйм! Кызу да, салкын да түгел, кояшлы. Рәхмәт әйтәсе килә, район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановка һәм бөтен сабалыларга. Якты йөз белән кабул итәләр, мөмкинлекләр тудыралар. Елдан-ел «Медиа Сабантуй»ның масштаблары артуына өметләнәбез. Гадәттә, бәйрәм көннәрендә журналистлар эшли, ә монда исә ял итә, нәкъ аларга оештырылган бәйрәм, – диде җитәкче.
Алга таба Айдар Сәлимгәрәев алдынгыларны бүләкләп узды.
Чара барышында республика журналистлары төрле спорт уеннарында ярышты. Шулай ук сәхнәдән «Нурлат-информ» СММ-белгече Руфинә Шадрина үзе иҗат шигырен укып ишеттерде.
Рәис Миңнеханов журналистларга: «Сез дөньяның мәгълүмати картинасын булдырасыз»
Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов исә чыгышы вакытында матбугат һәм массакүләм мәгълүмат өлкәсендәге хезмәтнең әһәмиятен билгеләп узды.

– Сез бүгенге көндә халыкның тормышын алып баручылар. Сез булганны, булачакны күрсәтүчеләр һәм элеккене онытмыйча киләчәк буынга тапшыручылар. Сез дөньяда барган бар вакыйгаларны халыкка тарих битләренә язучылар. Сез вакыйгаларны теркәп кенә калмыйсыз – сез дөньяның мәгълүмати картинасын булдырасыз, буыннар бәйләнешен саклыйсыз. Эшләрегездә уңышлар! Зур эшегез өчен рәхмәт, – дип билгеләп үтте муниципалитет җитәкчесе.

Милли бәйрәмдә Татарстанның атказанган артистлары Илназ Бах, Гүзәл Идрисова, татар эстрадасы артисты Илшат Сафин һәм башка артистлар чыгыш ясады. Милли бәйрәм ахырында спорт ярышларында җиңүчеләрне котладылар. Бәйрәм биюләр белән тәмамланды. Чара республика журналистларының һөнәри бәйрәменең зур масштабын һәм әһәмиятен күрсәтте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз