Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Журналистлар һәм блогерлар урманга багышланган Бөтенроссия бәйгесендә катнаша ала
Журналистлар һәм блогерлар өчен «ЛЕС-ПРЕСС» II Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул ителә. Аны Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы оештыра. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте.
Катнашу өчен федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм Россиянең урман хуҗалыгы, табигатькә һәм урман ресурсларына сакчыл мөнәсәбәт турында сөйләүче блогерлар чакырыла. Катнашу өчен гаризалар 2024 елның 31 декабренә кадәр кабул ителә.
Конкурс эшләрен бер яки берничә номинациядә тапшырырга мөмкин:
– «Телевидение» – ММЧда видеоматериал;
– «Радио» – ММЧда аудиоматериал;
– «Беренче полоса» – ММЧда текстлы материал;
– «Интервью» – ММЧда интервью;
– «ЭкоБлог» – социаль челтәрләрдә (Telegram, Vkontakte, Одноклассники, RuTube) урнаштырылган автор материалы.
Барлык материаллар да Рослесхоз, аның департаментлары, Рослесхозның ведомство карамагындагы оешмалары яки төбәк урман ведомстволары эшчәнлеге белән бәйле булырга тиеш. Материаллар агымдагы елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр бастырылырга тиеш.
Конкурста җиңүчеләрне дипломнар һәм истәлекле бүләкләр көтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз