news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Журналистлар форумының өченче көнендә «Беренче һәм бердәнбер» китабы тәкъдим ителде

IX Бөтенроссия татар журналистлары форумының өченче көне үз эшен башлап җибәрде. Эшлекле программа кысаларында делегатлар Бөтендөнья татар конгрессы бинасына җыелды. Көннең төп чараларының берсе булып язучы, тикшеренүче Рәис Зариповның «Беренче һәм бердәнбер» дип исемләнгән китапны тантаналы тәкъдим итү чарасы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев чыгыш ясап, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан шәхесләрне барлау һәм аларның истәлеген мәңгеләштерү буенча эш алып барылуын билгеләп үтте. Соңгы елларда төрле төбәкләрдә бөек әдипләр Габдулла Тукайга, Муса Җәлилгә һәйкәлләр куелуы турында әйтте.

Әлеге китап авторы Рәис Зарипов үзе дә чыгыш ясап, геройлар хакында, китап язылу тарихы турында сөйләде. Журналист Рәшит Минһаҗ автор Рәис Зарипов турында сөйләп узды.

Бөтендөнья татар конгрессының Төбәкләрдәге массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Булат Ибраһимов Гыйльфан Батыршинга багышлап язган шигырен укып ишеттерде.

Яңа басылган китап татар халкы арасыннан иң беренче булып Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган легендар чик сакчысы Гыйльфан Батыршинның батырлыгына һәм тормыш юлына багышланган. Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән ике телдә нәшер ителгән бу китап форум делегатларында зур кызыксыну уятты һәм тарихи дөреслекне саклауда мөһим адым буларак бәяләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot