news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Журналистлар форумы делегатлары Габдулла Тукай каберен зиярәт кылды

Журналистлар форумы делегатлары Габдулла Тукай каберен зиярәт кылды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

IX Бөтенроссия татар журналистлары форумы программасы рухи-тарихи чаралар белән дәвам итә. Делегатлар Казанның тарихи урыннарының берсе – Яңа Татар бистәсе зиратына юл алды. Анда алар Габдулла Тукай каберен зиярәт кылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Биредә «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон татар зыялыларының каберләре белән таныштырды. Быел Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Габдулла Тукай елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан кунаклар татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның каберенә чәчәкләр куеп, рухына дога кылдылар.

Изге Коръәнне Уфа шәһәренең «Раббани» мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләмов укыды. Шәхесләрнең рухи мирасын онытмау, аларның якты истәлеген саклау – һәр татар кешесенең изге бурычы икәнлеге ассызыкланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot