news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналистлар берлегендә «Әгъзамов укулары» узды

Конференциянең материаллары аерым җыентык итеп бастырылачак.

Журналистлар берлегендә «Әгъзамов укулары» узды
Фото: © «Татар-информ», Регина Габдрахманова

Бүген, 16 февральдә, Татарстан Журналистлар берлегендә «Әгъзамов укулары – 2024» фәнни-гамәли конференциясе узды. Казан федераль университеты журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамов истәлегенә багышланган әлеге чараны 2006 елдан башлап КФУның Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы гамәлгә куя.

Конференциядә журналистика юнәлешендә эшләүче галимнәр, укытучылар, аспирантлар, магистрлар һәм студентлар катнашты. Докладлар 5 секциядә тыңланды. Мәгълүмати каршылык шартларында Россия медиаиндустриясе һәм аның хәле, бүгенге көн медиакырының мәдәни-әхлакый ориентирлары кебек мәсьәләләр тема буларак күтәрелде. Быелгы конференциядә «Идел» яшьләр журналының 35 еллыгы уңаеннан булдырылган «Яшьләр өчен медиаларның үсеш юнәлешләре һәм перспективалары» махсус секциясендә дә чыгышлар тыңланды.

Быел конференциядә катнашучылар саны бермә-бер арткан. Бу хакта КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе милли һәм глобаль медиалар кафедрасы мөдире Васыйл Гарифуллин әйтте.

«Узган ел 80 доклад тәкъдим ителгән иде, быел исә – 110. Бу безнең конференциягә карата кызыксыну һәм игътибар артуын раслый торган күрсәткеч. Мәскәү, Санкт-Петербург, Сургут, Тамбов университетларыннан докладлар кабул ителде. Казахстан, Төркия, Венгрия, Кытай кебек илләрдән катнашучылар да бар. Конференциядә укылган докладларны 2024 елгы «Әгъзамов укулары» җыентыгында күреп булачак», - диде ул.

Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкиле, мәгълүмат сәясәте департаменты җитәкчесе Елена Әгъзамова Флорид Әгъзамов исемендәге премиянең яңадан торгызылуына ышанычын белдерде.

«Флорид Әгъзамовның килене буларак, мин Казан университетына рәхмәт әйтергә телим. Ел саен чын ярату, ихтирам, кадер-хөрмәтегезне белдереп, аның исемендәге конференцияне оештырасыз. Узган елда мин КФУда Флорид Әгъзамов исемендәге стипендияне булдыру өчен тырышлык куярга тотындым. Якын киләчәктә Флорид Әгъзамов исемендәге премияне дә торгызып булыр, дип өметләнәм. Ул 2007 елда гамәлгә куелган иде инде. Аны кире кайтару турында мин «Татмедиа» җитәкчелеге белән фикер алыштым – алар хупладылар, теләктәшлек белдерделәр. Быел премия яңадан торгызылыр, дип ышанам», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100