news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналистика югары мәктәбе деканы татар төркеме кайчан ачылачак дигән сорауга җавап бирде

Журналистика югары мәктәбе деканы татар төркеме кайчан ачылачак дигән сорауга җавап бирде

КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә татар телле төркем ачылачакмы-юкмы икәнлеге әлегә билгесез. Бүген Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә Татарстан Журналистлар берлеге, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә уздырылган «Практикалар һәм мөгаллимнәр: журналистларны заманча укыту ничек булырга тиеш?» дигән темага очрашу узды. Анда баш мөхәррирләр, мөгаллимнәр һәм студентлар катнашты.

  • Бу – сентябрь башында Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенә декан вазифалары башкаручы итеп билгеләнгән Юлия Андрееваның җирле матбугат чаралары белән берлектә уздырган беренче зур чарасы. Аңа кадәр декан булып 2016 елдан бирле Леонид Толчинский эшләгән иде.

«Татар-информ»ның татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә декан вазифаларын вакытлыча башкаручы Юлия Андреевага студентларны редакцияләргә практикага җибәрү һәм тулы канлы татар төркемен ачу мөмкинлеге турында сорау бирде.

Журналистика факультеты булган вакытта көндезге уку бүлегендә татар телле укучылар өчен аерым төркем бар иде. Журналистика югары мәктәбендә «журналистика» юнәлешендә милли бүленеш юк, барлык студентлар да фәннәрне рус телендә укый.

Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студентларына моңа кадәр «Татар-информ»га һәм «Татмедиа» агентлыгындагы башка редакцияләргә практикага бару чикләнгән иде. Юлия Андреева әйтүенчә, хәзерге вакытта бернинди чикләүләр дә юк.

«Көндезге бүлектә укучы студентлар өчен татар телле төркем ачылачакмы?» дигән сорауга Юлия Андреева анык кына җавап бирә алмады. Ул бу мәсьәләнең әһәмиятле булуын аңлавын, әмма аны хәл итү өчен финанс мөмкинлекләре булмавын әйтте. Юлия Андреева фикеренчә, бу мәсьәләне дәүләт редакцияләреннән максатчан укыту булган очракта хәл итәргә мөмкин.

Югары мәктәпнең милли һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире, профессор Васил Гарифуллин бу хәлгә ачыклык кертте. Аның әйтүенчә, соңгы елларда бюджеттан барлыгы 25 урын бирелгән, аларның яртысы татар төркеменә бирелгән һәм бу татар төркеме ачарга мөмкинлек биргән. Иҗтимагый оешмалар белән элемтә, реклама, телевидение, медиакоммуникацияләр төркемнәре ачылгачбюджет урыннары да бүлгәләнә башлаган.

«25 бюджет урынын дәүләт гадел рәвештә биреп бара. Әмма алар дүрткә бүлгәләнгәч, соңгы елларда «журналистика» юнәлешенә 6-7 урын бирелә. Шуңа күрә без тулы канлы төркем җыя алмыйбыз», – диде Васил Гарифуллин. Кафедра мөдире әйтүенчә, «журналистика» юнәлешенә бирелгән урыннар һәрвакыт татар телле укучыларга бирелә, «бу яктан рус телле укучылар кимсетелгән булып чыга», диде ул.

«Бу дөрес тә. Рус телле төркемгә бөтен Россиядән укырга керәләр. Башлыча авылларда яшәүче милли кадрларның түләп укырга мөмкинлеге юк», – дип аңлатты Васил Гарифуллин.

Былтыр татар телле төркем өчен бер бюджет урыны да булмады. Быел «журналистика» юнәлешенә 7 урын бирелде, ул урыннар барысы да милли кадрларны әзерләү өчен юнәлтелгән. Васил Гарифуллин фикеренчә, бу мәсьәләне дәүләт заказы белән хәл итеп була. Ул уңай мисал итеп 2018 елда «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте редакцияләре тарафыннан дәүләт заказы булуны һәм үзенә кадрлар әзерләү өчен акча түләп укыткан ТНВны китерде.

Декан вазифаларын башкаручы Юлия Андреева милли кадрларны әзерләү буенча аерым түгәрәк өстәл уздырачагын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100