news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Журналистика ветераны Алсу Спиридонова: «Әдәби марафон» матур гадәтләр тәрбияли

Журналистика ветераны Алсу Спиридонова: «Әдәби марафон» матур гадәтләр тәрбияли
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

«Әдәби марафон» проекты быел 4 илдән һәм Россия Федерациясенең 23 төбәгеннән 2558 китап сөючене җыйган. Марафонны «Татнетны үстерү фонды» җитәкчесе һәм проектка нигез салучы Раил Гатауллин оештыра. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында матбугат ветераны, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, Россия һәм Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Мамадыш районы әйдәманы Алсу Спиридонова фикерләре белән уртаклашты.

«Мамадышның «Әдәби марафон»да катнашучы командасында 74 кеше. Бүген монда автобуска сыйганнары – 39 китап укучы килеп җитте. Районның Кызыл Тау авылы мәктәбе укытучысы Раушания Васильева 10 укучысын алып килде. Марафонда бик теләп катнашабыз. Мин беренче тапкыр оештырылган марафонда гына катнашмадым, аннан соң ел саен кушылып килдем. «Әдәби марафон» матур гадәтләр тәрбияли, дисциплинага өйрәтә. 21 көн дәвамында нәфис әдәбият уку гына да ни тора! Бөек Достоевскийның «Матур һәм җитди китаплар укыгыз, калганын тормыш үзе эшләп бетерер» дигән сүзләре дә бар бит», – дип сөйләде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Әңгәмәдәш марафонның әһәмиятен ассызыклады.

«Бүгенге көндә мин хаклы ялда. Марафон көн саен эшкә йөрмичә дә дисциплинага өйрәтә. Мәктәп балалары, үсеп килүче буын катнашуына бик сөендем. Монда укытучыларның роле бик зур. Безне мәктәптә шагыйрә һәм җәмәгать эшлеклесе Ләлә Барыевна Абдуллина укытты. Аның безне Кукмарага язучылар белән очрашуга алып барганын хәтерлим. Көне-төне дәрес укып кына утыру ялкыта. Кызларга, укытучыларга да укучыларыгызны төрле чараларга йөртегез, дим. Марафонда гел шулай актив катнашырга, яңадан-яңа әдәби әсәрләр белән танышырга насыйп булсын», – ди ул.

Фотоны Алсу Спиридонова тәкъдим итте

  • Проект 2017 елдан башлап кварталга бер тапкыр үткәрелә. Беренче җиде проект Татарстан китап нәшрияты белән берлектә оештырылды. «Әдәби марафон»ның үз логотибы, флагы һәм гимны бар.
news_right_1
news_right_2
news_bot