Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Журналист Зилә Мөбәрәкшина Латин Америкасының TeleSUR телеканалында чыгыш ясады
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррир урынбасары Зилә Мөбәрәкшина төп офисы Венесуэланың башкаласы Каракаста урнашкан, Латин Америкасы җәмәгатьчелеген берләштерүче танылган TeleSUR халыкара телеканалы эфирында чыгыш ясады. Телевидение сюжеты тулаем испан телендә алып барылды. Татарстан журналисты халыкара эфирда Казанда узган Россия – АСЕАН юбилей саммитының әһәмияте һәм әлеге чараның дөньякүләм роле турындагы фикерләре белән уртаклашты.
«Бүген Казан бөтен дөньяның игътибар үзәгендә тора. Санаулы көннәр эчендә шәһәребез дөньякүләм дәрәҗәдәге глобаль вакыйгалар оештырыла торган, халыкара сәясәтнең һәм икътисади багланышларның чишелеш ноктасына, чын мәгънәсендә глобаль үзәккә әйләнде. Әлеге саммит – Россия белән Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре арасындагы күпьеллык дуслыкның һәм стратегик хезмәттәшлекнең җанлы гәүдәләнеше. 12 илдән вәкилләр килде, шуңа күрә бу чараның никадәр югары дәрәҗәдә оештырылуын, мөһимлеген раслый», – дип сөйләде ул.
Зилә Мөбәрәкшина фикеренчә, АСЕАН кебек глобаль берләшмәнең әһәмиятен бәяләү – зур җаваплылык һәм бәяләп бетергесез зур тәҗрибә.
«Бу – Казанның дөньякүләм сәяси үзәк кенә түгел, ә төрле цивилизацияләрне һәм мәдәниятләрне үзенә тартучы рухи мәйдан да булуын күрсәтә. Саммит мәйданчыгында АСЕАН илләре җитәкчеләренең, аерым алганда, Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһимның бөек татар шагыйре Габдулла Тукай сүзләрен искә алуы дулкынландыргыч мизгел иде. Бу – татар мәдәниятенең халыкара дәрәҗәдә танылуын һәм бөтен дөнья халыкларының күңеленә якын булуын күрсәтә. Икътисад, цифрлы трансформация һәм ясалма фәһем үсешен үз эченә алган әлеге саммит киләчәк дөнья тәртибен билгеләүдә зур адым булып тора», – дип белдерде журналист.
Сюжеттан өзек:
-
«TeleSUR» (испанчадан — «La Nueva Televisora del Sur» / «Көньякның яңа телевидениесе») — штаб-квартирасы Каракаста (Венесуэла) урнашкан Латин Америкасы халыкара телеканалы. Ул Венесуэла, Куба һәм Никарагуа хөкүмәтләре тарафыннан финанслана.
-
Россия һәм АСЕАН арасындагы багланышларга 35 ел тулуга багышланган юбилей саммиты Казанда 17-19 июньдә узды. Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре ассоциациясе (АСЕАН) 1967 елда оештырылган һәм 11 даими әгъза-илне үз эченә ала: Бруней, Көнчыгыш Тимор (2025 елның октябреннән), Вьетнам, Индонезия, Камбоджа, Лаос, Малайзия, Мьянма, Филиппин, Сингапур һәм Таиланд. Папуа – Яңа Гвинея махсус күзәтүче статусына ия.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз