news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналист Юлай Низаев: Әләзән авылында яшьләр олыларны хөрмәт итә, гореф-гадәтләргә иярә

Журналист Юлай Низаев: Әләзән авылында яшьләр олыларны хөрмәт итә, гореф-гадәтләргә иярә
Фото: Юлай Низаев

19-21 августта Уфаның «Рәйхан» татар клубы дөньядагы иң зур татар авылы – Урта Әләзән авылы белән танышу максатыннан, Пенза өлкәсенә сәяхәт кылып кайткан.

«Рәйхан» клубы вәкиле, Россия һәм Татарстан Журналистлар берлекләре әгъзасы Юлай Низаев хәбәр итүенчә, Урта Әләзән авылына 1681 елның 5 сентябрендә Темников шәһәреннән күчеп килгән татарлар нигез сала.

Юлай Низаев Әләзән авыл халкын мул яшәвен, йорт саен машина, йөк ташу техникасы булуын әйтте. «Йортлар төзек, капкаларыннан ук кул осталары яшәгәнлеге күренеп тора. Хатын-кызларның күбесе яулык бәйләп йөри. Якынча исәпләүләр буенча, 20 проценттан артык халык намазда. Яшьләр олыларны хөрмәт итә, гасырлардан килгән гореф-гадәтләргә иярә», - диде ул.

«Авыл атамасы мордвачадан «алязань калмо» – «түбән үзән каберлеге»н аңлата. Урта Әләзән халкын үрнәк итеп куеп була. Биредә эшсезлек, эчкечелек юк. Авылда 12 мәчет. Халык, нигездә, мал асрау белән шөгыльләнә. Дүрт сугым урыны бар. Хәләл ризык - казылык, колбаса, төрле ит ризыклары тонналап Мәскәүгә, Россиянең башка төбәкләренә озатыла», - диде Юлай Низаев.

Аның әйтүенчә, эшкуарлар төзелеш заводлары, КамАЗ машиналары ремонтлау цехы, пекарня, кибет һәм башка тармактагы предприятиеләр ачкан. «Ике мәктәп эшли. 1-11 сыйныфларда татар теле укытыла. 140 бала өчен шәхси мәктәп эшли, ул өстәмә белем бирү үзәге - репитицияләр үзәге буларак ачылган. Монда татар теле, чит телләр, шул исәптән гарәп теле укытыла. Бүген бу проект белән шөгыльләнүчеләр яңа бина ачу хакында хыяллана», - дип сөйләде ул.

«Рәйхан» — Башкортстан татарларын берләштергән, үзенең алдына зур бурычлар куйган уникаль клуб. Максатыбызга ирештек. Әләзән – Пенза өлкәсе Городище районында урнашкан райондагы өч татар авылының берсе. Урта Әләзән авыл җирлегендә ике меңнән артык хуҗалыкта 10 меңгә якын кеше яши», - дип сәяхәт хакында сөйләде Башкортстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре, тележурналист һәм «Рәйхан» җитәкчесе Халисә Мөхәммәдиева.

«Рәйхан» клубы әгъзаларының сәяхәте Пензада дәвам иткән. Алар шагыйрь Дәрдемәнднең оныгы Бәшир Рәмиев исемендәге технопарк белән танышкан.

«Урта Әләзән авылында безне Сура шәһәре мәчете имамы Йосыф хәзрәт Бибарсов каршылады. Туган авылы белән таныштырганнан соң, тәмле ашка чакырды. Без дә җавапсыз калмадык, күчтәнәчләребезне - Башкортстан балын, чәкчәк тапшырдык. Башкортстанда яшәп иҗат иткән авторларыбыз - Дилә Булгакова, Дилбәр Булатованың һ.б. китапларын бүләк иттек», — диде «Рәйхан» клубы вәкилләре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100