Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Журналист, язучы, дәүләт эшлеклесе Әнәс Хәсәнов 89 яшендә вафат булды

Журналист, язучы, тәрҗемәче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Әнәс Хәсәнов 89 яшендә вафат булды. Бу хакта «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хәбәр итә.
Әнәс Хәсән улы Хәсәнов 1935 елның 23 июнендә Татарстанның Куйбышев районы (хәзерге Спас районы) Көек авылында туа. Казан педагогика институтында белем алганнан соң, 1959-1972 елларда Казан телевидение студиясендә эшли, аның баш редакторы була. Ленинград югары партия мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1974-1984 елларда КПССның Татар өлкә комитеты мәдәният бүлеге инструкторы, 1984-1988 елларда Татарстан китап нәшриятында өлкән редактор, баш редактор урынбасары булып эшли.
1988 елда «Коммунист Татарии» журналына җаваплы секретарь итеп билгеләнә. 1991-1999 елларда Әнәс Хәсән улы ТР Президентының матбугат үзәгенә җитәкчелек итә. 1999-2006 елларда Татарстан Республикасы Президенты матбугат архивын җитәкли. 1990-1997 елларда шулай ук «Хәтер китабы»ның баш редакторы урынбасары булып эшли.
«Әнәс Хәсән улы белән хушлашу мәрасиме 24 августта 10.00 сәгатьтә Казанның Апанай мәчетендә була. Ул Тынычлык бистәсе зиратында җирләнәчәк», - диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз