Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөтенроссия телерадиокомпаниясе журналисты Христенко: Казан - дөнья дәрәҗәсендәге шәһәр
Казанны хаклы рәвештә дөнья дәрәҗәсендәге шәһәр дип атарга була. Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясенең сәяси күзәтүчесе Александр Христенко «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шундый фикерен белдерде, дип яза хәбәрче Александра Давыдова.
«Казан үсә, яңа объектлар барлыкка килә. Без кичә генә («Күпмилләтле Россия» конкурсы барышында, Т-и иск.) Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасын карадык. Бу, һичшиксез, дөнья дәрәҗәсендәге проект. Минем уйлавымча, дөньяның теләсә кайсы башкаласы Казанга көнләшер һәм үзендә шундый театр булдырырга теләр иде», - диде мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше.
Христенко билгеләп үткәнчә, 30дан артык дәүләт башлыгын җыйган BRICS саммитын уздыру шәһәрнең халыкара статусын раслый торган мөһим дәлил булды. Аның сүзләренчә, бу вакыйга сәяси йогынтысы буенча хәтта G20 саммитын да (анда 20 ил һәм халыкара оешма – Европа берлеге вәкилләре катнаша) узып китте.
«Әле күптән түгел «Күпмилләтле Россия»дә катнашучы хезмәттәшләребез белән Казанда тагын нинди зур вакыйгалар үткәрергә, BRICS саммитыннан да масштаблырак нәрсәләр оештырырга мөмкин булуы турында фикер алыштык. Мәсәлән, Олимпиада уздыру турында фикер башка килде», - дип искәртте ул.
Христенко шәһәрнең киләчәктә халыкара мәйданчык буларак үсүенә ышаныч белдерде.
«Әлбәттә, шәһәрдә алга таба да масштаблы яңа вакыйгалар узачак. Казанга һәм Татарстанга төрле халыкара чараларны үткәрүдә уңышлар телим. Илебездә төбәкләр һәм шәһәрләр үсеш кичерүен күрү бик куандыра, барысы да Мәскәү һәм Петербургта гына тупланган вакытлар үткәндә генә калды», - дип сүзен төгәлләде журналист.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз