news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналист Вәдүт Исхаков: Башкортстан Журналистлар берлеге күпкә иртәрәк оештырылган

Журналист Вәдүт Исхаков: Башкортстан Журналистлар берлеге күпкә иртәрәк оештырылган

Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе, «Башкортстан» газетасының баш мөхәррире Вәдүт Исхаков иҗади берләшмәнең моңа кадәр саналганга караганда күпкә иртәрәк оештырылганын ачыклавын әйтте. Моңа кадәр Башкортстан Журналистлар берлеге 1957 елда Уфада оештырылган дип исәпләнеп килде. Быел исә Вәдүт Исхаков архив документларыннан чыгып, берлекнең 1921 елның февралендә оештырылганын ачыклаганын әйтте.

«Мин архив документларын өйрәнеп, журналистлар союзына 27 февральдә 101 ел туганын ачыкладым. Архив документлар буенча берлек 1921 елда оештырылган», - диде ул «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Сочида узган «Бөтен Россия – 2022» медиафорумында.

Башкортстан Журналистлар берлеге 5 октябрьдә булачак съездда яңа датаны рәсми теркәп куюны ниятли. «Журналистлар безне хуплар дип ышанабыз», - диде Вәдүт Исхаков.

Аның әйтүенчә, Сочида узган форумга 14 журналист катнаша. Вәдүт Исхаков Башкортстан мәгълүмат чараларының нинди проектлар тәкъдим итәчәген сөйләде.

«Медиапатриотизм – бүген иң актуаль темаларның берсе. Башкортстанда Журналистлар союзы бу юнәлештә зур эшләр башкара. Икенче проект – медиайыйын. Башкортстан Башлыгының грантына икенче тапкыр үткәрдек, быел медиафорум рәвешендә уздырдык. Монда милли матбугат кына түгел, бөтен матбугат чаралары, блогерлар да катнашты. Патриотизм, дин темаларын уртага салып сөйләштек», - диде.

Соңгы елларда пандемия сәбәпле уздырылмый килгән журналистлар фестивале дә быел үткәрелгән. «Ул белем бирү, күңел ачу, спорт чаралары буларак та узды»,- диде ул.

«Татарстандагы коллегаларны күрүгә бик шатмын. Соңгы елларда сез берничә чара үткәрдегез, без аларда катнаштык, сезгә зур рәхмәт. Бу юлы сез («Татмедиа» акционерлык җәмгыяте – ТИ иск.) үткәрәчәк түгәрәк өстәлдә катнашырга җыенабыз. Милли матбугат темасы барыбыз өчен дә якын», - диде Вәдүт Исхаков.

Медиафорумда Донецк һәм Луганск Халык республикалары Журналистлар берлекләре арасында килешү төзү ниятләнә, диде Вәдүт Исхаков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100