news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ» журналисты махсус операция ветераннарына багышланган бәйгедә җиңде

«Татар-информ» журналисты махсус операция ветераннарына багышланган бәйгедә җиңде

«Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе Елена Фенина гаммәви мәгълүмат чаралары редакцияләре һәм журналистлары арасында узган «Җиңүчеләр энергиясе» ачык Бөтенроссия һөнәри осталык медиафорумында «Басма гаммәви мәгълүмат чаралары» номинациясендә беренче урынны яулады. Аңа бүләкне статс-секретарь – РФ саклану министры урынбасары, «Ватанны саклаучылар» фонды рәисе Анна Цивилева тапшырды.

Форум ягулык-энергетика комплексы предприятиеләрендә хезмәтнең абруен, эшче һәм инженерлык белгечлекләренең дәрәҗәсен күтәрүгә, шулай ук махсус хәрби операция ветераннарын ягулык-энергетика комплексы предприятиеләренә эшкә урнаштыруда ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

«Җиңүчеләр энергиясе» медиафорумына ягулык-энергетика комплексы предприятиеләрендә эшләүче махсус хәрби операция ветераннары турында ике йөздән артык эш килгән. Материалларны илнең барлык дәүләт телерадиокомпанияләре вәкилләре: телевидение һәм радио, шулай ук басма гаммәви мәгълүмат чаралары һәм ягулык-энергетика комплексының матбугат хезмәтләре җибәргән. Калининградтан Сахалинга кадәр Россиянең дистәләгән төбәге катнашкан. Барлыгы 14 номинация («Герой портреты», «Ватаныма кайттым», «Остаз дигән горур исем», «Ышанычлы тыл», «Эштән бушаган вакытта», «Тизрәк, югарырак, көчлерәк», «Герой балалары», «Энергия чыганагы» һ.б.). тәкъдим ителгән.

Медиафорум номинацияләре махсус хәрби операция ветераннарын социализацияләү процессын тәкъдим итәргә, геройларны махсус операциядән соңгы тормышта күрсәтергә мөмкинлек бирде. Журналистлар ветераннарның рухи көче һәм ныклыгы турында сөйләде, алар бернигә дә карамастан актив яшәү рәвеше алып бара, спорт белән шөгыльләнә һәм балаларга патриотик тәрбия бирә.

Редакцияләр һәм журналистлар арасында һөнәри осталык медиафорумы РФ Энергетика министрлыгы, Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе, «Росконгресс» фонды һәм «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды тарафыннан оештырылган.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе Елена Фенина бәйгегә махсус хәрби операция ветераны, Әлмәт егете Алексей Батыров турында материал тәкъдим иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot