news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналист Сөембикә Кашапова: Матбугатта җиңелчә темалар кешене рухи яктан баетмый

Журналист Сөембикә Кашапова: Матбугатта җиңелчә темалар кешене рухи яктан баетмый
Рамил Гали

«Мәдәни җомга» газетасы журналисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сөембикә Кашапова фикеренчә, татар матбугатында җиңелчә темалар кешегә файда бирми.

«Күңелне борчыган мәсьәлә бар. Соңгы вакытта татар газеталары да гайбәт газетасына әйләнеп бара сыман. Аларда җиңелчә темалар күренә башлады. Бу артист бала тапкан, яңа күлмәк алган, пластик операция ясаткан, бер кыз белән егет ташлашканнар, аннары кавышканнар, балалары туган һ.б. шуның кебек темалар. Бу – кешенең шәхси эше, мондый язмалардан милләтебезне үстерү өчен бернинди файда юк. Татар газеталары, дәүләт газеталарының шундый язмалар белән тулуы өчен борчылам», - диде ул «Татар журналисты» сәхифәсенә биргән әңгәмәдә.

Сөембикә Кашапова әйтүенчә, җиңелчә темаларга язылган мәкаләләр халыкның белемен күтәрми, фикер өстәми. «Файдасы да булмый. Укыганда кызык кебек, яратып укыган кебек буласың. Аннан соң киресенчә, кәефең төшәргә, күңелсезләнергә мөмкин», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100