news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Журналист Регина Яфарова татар орнаменты турында фильм төшерү өчен грант отты

Журналист Регина Яфарова татар орнаменты турында фильм төшерү өчен грант отты
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Миллиард.Татар» басмасы һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты Регина Яфарова Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан заманча татар модасы, дизайны һәм орнаменты турында документаль фильм төшерү өчен грант отты. Проект «Орнамент: живой код» дип атала.

Фильм заманча татар орнаментының нинди мәгънәгә ия булуы һәм бүгенге көн дизайнерларының татарча бизәк иҗат итү эшчәнлегенә багышланачак. Моннан тыш, проект орнаментның бүгенге көндә заманча визуаль мәдәниятнең – мода, бизәнү әйберләре, аяк киемнәре, аксессуарлар, предмет һәм интерьер дизайнының бер өлеше булуы турында сөйләячәк.

«Без орнаментны искелектән калган әйбер – музей экспонаты яки бизәк буларак кабул итәргә күнеккән. Ләкин минем фильмда орнамент – ул тере тел. Мин Татарстанның заманча дизайнерлары орнаментларны ничек иҗат итүен һәм аңа үз мәгънәләрен салып, аны актуаль модага – урам, предмет, зәркән модасына әйләндерүләрен күрсәтергә телим», – ди Регина Яфарова.

Фильмның режиссеры, идея авторы һәм куючы рәссамы – Регина Яфарова. Проектны әзерләүдә шулай ук «Кинематография сәнгате һәм медиа республика балалар мәктәп-студиясе», сценарист һәм монтажлаучы Михаил Любимов, продюсер Александр Чернов, оператор Олег Мыльников һәм графика рәссамы Ленар Нуриев катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot