news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналист Рәшид Исхаков: Мәскәүдә рус телен туган тел дип санаган татарлар күп

IslamNews порталы журналисты Рәшид Исхаков әйтүенчә, Мәскәүдә кайбер татарлар рус телен туган тел дип саный.

«Җанисәптә «туган телегез нинди?» – дигән сорау бар иде. Мәсәлән, мин татар булсам да, рус телен татар теленә караганда яхшырак беләм. Мин сорауны нинди принциптан чыгып бирелүен аңлыйм һәм «татар теле» дип җавап бирер идем. Өлкән яшьтәге татар кешесеннән сорасаң, ул ике дә уйлап тормыйча «рус» теле дип җавап бирәчәк, чөнки Мәскәүдә рус телен туган тел дип санаган татарлар күп», - диде ул Мәскәү татарлар штабында Татарстан журналистлары белән очрашуда.

Журналист халык санын алу 2021 елда октябрьдән ноябрьгә кадәр үткәрелгәнен искә алды. «Бу – пандемия чоры иде, халык өеннән чыгарга, ишеген ачарга курыкты. Шуңа күрә, җанисәптә «Госуслуги» порталыннан катнашу мөмкинлеге булдырылды. Җанисәпкә бәя бирәсем килми, нәтиҗәне үзегез ясагыз», - диде Рәшид Исхаков.

«Моңа кадәр уздырылган җанисәптә дә, хәзергесендә дә кайбер милләтләр субэтносларга бүленгән иде. Мәсәлән, татарлар, мишәрләр, керәшеннәр, себер татарлары, әстерхан татарлары һ.б. Ягъни «татар» дигән генә графа түгел, бүленеп тәкъдим ителгән иде. Бу русларны «вятичи», «поморы» һ.б. дип бүлеп тәкъдим итүгә тиң», - дип мисал китерде ул.

Журналист җанисәпне үткәрү кирәк дип саный. «Дәүләт киләчәктә икътисадны планлаштыру өчен халыкның саны, яше, белеме һ.б. турындагы мәгълүматларны туплый. Халык санын алу, статистика вазгыятьне дөрес чагылдырамы? – дигән сорау туа», - диде ул очрашуда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100