Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Журналист Рәмис Латыйпов «Тел ачкычы» татар телен өйрәнү клубында дәресләр алып барачак
18 мартта 19.00 сәгатьтә «Шәрык клубы»нда татар телен өйрәнү, татарча иркен сөйләшү, татар мәдәниятен, тарихын һәм фольклорын яхшырак аңлау максатыннан «Тел ачкычы» – татар телен өйрәнү клубы дәресләре башлана. Дәресләрне КФУ укытучысы, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, блогер, журналист Рәмис Латыйпов алып барачак.
«Безнең очрашуларда: татар телен өйрәнү, сөйләшү практикасы, татар мәдәнияте, тарихы, җырлары, фольклоры белән танышу, җылы һәм дусларча аралашу булачак. Клуб татар теле һәм мәдәнияте белән кызыксынучыларның барысы өчен дә ачык. Урыннар чикле, татар телен яхшы белүчеләрдән кызык өчен генә дәресләргә язылмауларын сорыйбыз», – дип хәбәр итә «Шәрык клубы» телеграм-каналы.
Дәрескә теркәлү сорала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз