news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналист Мөнирә Сәгыйдуллина: Тукай бәйрәмен уздыруны яшьләргә ышанып тапшырырга кирәк

Соңгы елларда Шигырь бәйрәме тирәсендә төрле тәнкыйть сүзләре йөри башлады. Кемдер чарага яңа төсмер өстәргә кирәклеген әйтсә, башкалар аны традицион рухта калдыруны хуплады. Журналист Мөнирә Сәгыйдуллина әлеге чарага карата үз фикерләрен белдерде.

Журналист Мөнирә Сәгыйдуллина: Тукай бәйрәмен уздыруны яшьләргә ышанып тапшырырга кирәк
Фото: © «Татар-информ»

Кирәк, әлбәттә. Дөнья үзгәрә, вазгыять үзгәрә. Алар үзгәргән саен безнең карашлар да үзгәрергә тиеш. Чараларны, миллилекне саклап калып, үзгәртергә кирәк. Советлар вакытындагы кебек «по стойке смирно» гына, кемнәр кемнеке, дус – дусны, туган туганны гына чыгару булырга тиеш түгел, гомумән.

Мин быел да бардым. Аны 26 апрель көнне генә Тукайның туган көне дип түгел, ә ел дәвамында ниндидер чаралар алып барып һәм, аның нәтиҗәсе буларак, ул Шигырь бәйрәмен күләмле итеп үткәрергә дә була. Безнең сәләтле яшьләребез бик күп. Нишләп аларны чыгармаска, форматны икенче төрлерәк итеп үткәрмәскә? Безнең бөтен мөмкинлекләребез дә бар. Моны уздырырга җаны-тәне белән шушы эш өчен янып йөрүче бер кеше кирәк. Оештыру мәсьәләсен язучыларның үзенә генә калдырсаң, ул элеккеге кебек калачак.

Зиннур абый Мансуров Тукай үзәген булдырырга тәкъдим иткән иде. Чыннан да, Тукай үзәге булыр да, Тукайга яңача карап, аны югарырак дәрәҗәдә хөрмәт итәрбез, бәлки.

Казахларның Джамбул (Джамбул Джабаев – 1846-1945, казах халык шагыйре – авт.) дигән шагыйре бар. Аны күпме генә сүксәләр дә, алар аны күтәрәләр, зурлыйлар. Мин аны махсус Казахстанга барып карап кайттым. Безнең бөек шагыйребез Тукаебыз бар, ә без аны Джамбул дәрәҗәсенә дә күтәрә алмыйбыз. Шунысы аяныч.

Моны хәзердән үк киңәшләшә башларга, ниндидер бер иҗтимагый совет җыярга кирәк. Үзәк буламы, башкасы буламы... Икенче елга Тукай бәйрәменә әзерлекне быелдан ук башларга кирәк.

Мин, мәсәлән, ел буе Тукай исемендәге бер конкурс үткәрергә тәкъдим итәр идем. Берничә яшь төркеменә бүлсеннәр, булсын проза, шигърият конкурсы. Җиңүчеләрне шушы шигърият бәйрәменә чыгарып булыр иде. Өлкәннәргә хөрмәт күрсәтү дә һаман бер үк кешеләр чыгып утыру булырга тиеш түгел.

Яшьләрне дә җәлеп итәргә кирәк. Баланы кызыксындыра белергә генә кирәк, алар бит губка кебек. Без балалар арасында конкурс үткәреп, җиңүчеләрне шунда чыгарсак, алар, үзләренекен яклар өчен, иптәшләре, сыйныфлары белән килерләр иде. «Мин татарча сөйләшәм»гә йөриләр бит. Алар үзләренекенә теләктәшлек белдерергә дип киләләр, монда да шулай ук булачак. Анда бит халык дәррәү кубып килә. Гимназияләргә чыгарырга була, мәсәлән, шул ук «Адымнар»дан, 2нче гимназиядән килмәсләрме. Аны оештыра белергә генә кирәк.

Гафу итегез, минемчә, Язучылар союзы моны «для галочки» уздыра. Әле үзара «тусовка» итеп генә калдыра алалар. Алар шул кәнәфигә ябышканнар. Нишләп яшьләргә ышанып тапшырмаска. Рифат Сәлах, Булат, Рүзәл, Ленар Шәех, Фәнил Гыйләҗевлар бар. Алар бит барысы да менә дигән егетләр. Нишләп аларны сәхнә түренә бастырмаска. Лилия Гыйбадуллина, Гөлүсә Баттал бар. Бу әле – мин белгән 30-40 яшьләрдәге буын. «Иделем акчарлагы» конкурслар үткәрә, нишләп андагы җиңүчеләрне чакырмаска. Эшләргә кирәк, төпле карашлы, оештыра белүче кеше кирәк. Булышырга дип чакырсалар, без барыбер ярдәм иткән булыр идек. Без рольне кемгәдер бирүдән куркып, үз казаныбызда кайнап, тар даирәдә утырабыз. Рәмис – молодец, аны күтәреп чыга.

Нишләп әле Тукай көнен бәйрәм көне итеп игълан итмәскә. Укымасыннар ул көнне. Халык эшкә бармасын. Бер көннән генә берни булмый, эш туктамый. Җыелсыннар шул бәйрәм көненә. Чыннан да шул вакытта без Тукайның бөеклеген таныячакбыз, – ди ул.

Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән бу хакта «Интертат» сайты өчен Ләйсән Рәхмәтуллина сөйләште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100