news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналист Люция Фаршатова: Хәзер халык журналистларга, проблеманың хәл ителәсенә ышанмый

«Кеше хакында язу юк. Җитәкчеләр һәм артистлар турында язу модада», - диде ул.

Журналист Люция Фаршатова: Хәзер халык журналистларга, проблеманың хәл ителәсенә ышанмый
Рамил Гали

Журналист Люция Фаршатова-Мавлиева хәзер халык журналистларга, проблеманың хәл ителәсенә ышанып бетми дип саный.

«Кеше хакында язу юк. Җитәкчеләр һәм артистлар турында язу модада. Кайсы гына газета-журналны, сайтны алма, шоу-бизнес «чәчәк ата». Бер яктан, кызыктыр ул. Безнең заманда зыялылар һәм халык катламы бар иде. Хәзер зыялылар катламы бетеп бара. Элита һәм калган халык бар. Зыялылар – шуның арасында бер бөртек. Шоу-бизнес бөтен катламны яулап алды», - диде ул «Татар журналисты» сәхифәсендә «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Аның әйтүенчә, җитәкчеләрнең нәрсә белән шөгыльләнгәннәре, нәрсә уйлаганнары турында язучы сирәк. «Үзләренә шалтыратып, проблемаларны ачыклый идек. Гади халык белән аралашу югалды. Инвалидлар, авырулар турында темалар ешрак яктыртылсын иде, халык белән элемтәдә тору, дигән сүз бу», - диде журналист.

«Партия заманы, без партиячә эшләргә тиеш шикелле... Әмма без һәрвакыт «эзоп теле» белән яза идек. Хәзер дә «эзоп теле» белән эшләргә була! «Эзоп теле» белән язу да – сирәк күренеш», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100