news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналист Люция Фаршатова: Дөреслекне халык арасыннан, тарихтан һәм сәясәттән эзләү кирәк

«Мәгълүматны халыкка аңлаешлы, файдалы итеп бирә белү зарур», - диде ул.

Журналист Люция Фаршатова: Дөреслекне халык арасыннан, тарихтан һәм сәясәттән эзләү кирәк
Рамил Гали

Журналист Люция Фаршатова-Мавлиева дөреслекне, мәгълүматны интернеттан гына түгел, халык арасыннан, тарихтан, китаплардан һәм хакимият алып барган сәясәтнең эченә кереп эзләргә кирәк дип саный.

«Хәзер журналистлар интернет кына бар дип белә. Дөреслекне халыкка аңлаешлы, файдалы итеп бирә белү зарур. Өлкән журналистларның язмаларын өйрәнү мөһим. Алар архивларда бар. Вахит Имамов, Асия Юнысова, Илсөяр Хәйруллина миңа караганда күпкә белемле. Алар – әлегәчә минем өчен кумир», - диде ул «Татар журналисты» сәхифәсендә «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Аның фикеренчә, язуларына караганда яшь журналистларның, җөмлә төзелешләре, теманы белүләре «өстән-өстән» генә.

«Шоу-бизнесны язучылар бар. Алар аның барлык нечкәлекләрен белә. Шоу-бизнесны язучы – журналист дигән сүз түгел. Безнең замандагы журналист бик әзерлекле булды. Бик күп китап укыдык. Элек тә, һәр редакциянең журналисты китапханәгә кереп, нәрсәдер актара: китаплардан цитаталар эзли, газета-журналлар укый иде. Шуңа күрә без бер-беребезне белеп, аралашып, хөрмәт итеп, укып яшәдек», - диде Люция Фаршатова-Мавлиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100