news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Журналист Лилия Йосыпова: Журналистикада зур акчалар эшләп булмый

Журналист Лилия Йосыпова: Журналистикада зур акчалар эшләп булмый
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Ирек мәйданы» газетасы журналисты Лилия Йосыпова журналистика һөнәренең үзенчәлекләре турында сөйләде.

«Журналистикага килергә теләгән яшьләр үзләре дә, әти-әниләре дә баштан ныклап уйлап карар кабул итсен иде. Монда сабырлык, түземлек тә, шул ук вакытта җитезлек тә кирәк. Журналистикада зур акчалар эшләп булмый. Гел кешеләр белән эшлибез, мәгълүматны тиз һәм дөрес итеп вакытында җиткерергә тиешбез. Энергия бик күп сарыф ителә. Бу өлкәдә ял юк. Дөресрәге, календарь буенча ял булса да, өйдә ятсаң да, баш мие барыбер ял итми: гел уйлыйсың, нидер эзләнәсең, күңелдән дә мәкалә язып утырасың... Ул гадәткә керә һәм һич кенә дә чыкмый», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Аның әйтүенчә, үз мөмкинлекләреңне җитди бәяләргә, бөтен якны үлчәргә, уйларга кирәк. «Журналистиканы өстәмә белем яки параллель эш юнәлеше итеп сайларга да була. Үз юлыңны табып, алга таба шәхси блог ачып эшләргә дә мөмкин. Хәзер мөмкинлекләр күп», – диде Лилия Йосыпова.

«Үз эшеңне яратмасаң, бөтен күңелеңне биреп эшләмәсәң, бу өлкәдә озак торып булмыйдыр, дип саныйм мин. Үз эшемне чын күңелдән яратам. Дәүләт басмаларында булсынмы, шәхси медиадамы – һәр журналист зур тырышлык куя. Бу өлкәдә эшләүче белгечләрнең дә күңеле бар», – диде журналист.

news_right_1
news_right_2
news_bot