Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Журналист Лилия Йосыпова: Көрәш тренерларына алмаш юк, 50 яшьлекләр үзләрен яшь дип атый
«Ирек мәйданы» газетасында көрәш темасына язучы журналист Лилия Йосыпова көрәш тармагында бүгенге көндә пессимистик рух өстенлек итә дип саный. «50 яшьлек абыйлар үзләрен яшь тренер дип атыйлар. Ник алай әйтәләр? Чөнки аларга алмаш юк», – дип аңлатты ул. Бу хакта журналист «Интертат»ның «ВКонтакте» сәхифәсендә туры эфирда бара торган «Әйтер сүз» рубрикасында сөйләде.
«Тренерлар, көрәшчеләр белән күбрәк аралашкан саен, шундый фикергә киләм: ачуланмасыннар, бу көрәш кайбер көрәшчеләрнең үзләренә дә кирәк түгел. Аллага шөкер, бик янып торганнары да бар. Ә кайберләре көрәшнең приз күләме белән генә кызыксына. Көрәштә сөйләшү, бүлешүләр дә күп», – дип уртаклашты Йосыпова.
Гадел булмагач, тамашачы бизә, карыйсылары килми, гадел хөкемдарлык та бик аксый, дигән фикерен дә җиткерде ул. Әңгәмә барышында Лилия Йосыпова бу өлкәдә тренерлар җитмәвенә дә тукталды
«Казанда әле тренерлар азмы-күпме бар, бу яктан соңгы вакытта уңай үзгәрешләр сизелә. Ә районнарда алар җитми. Яшьләр авыл җиренә кайтмый. Хезмәт хаклары бик аз. Тренерлар белән сөйләшәм, кайберләре хезмәт хакларын 15 мең, диләр. Тренер атнага бер генә килеп тренировка үткәрми бит. Алай чемпионнар үстереп булмый. Атнага 4-5 көн, ким дигәндә 2 сәгать. Тренерлар ничә бала өчен ата-ана алдында җаваплы, аларны башка районнарга ярышларга йөртергә кирәк», – ди ул.
«Яшь кешенең тренер булып китмәвенә гаҗәпләнмим дә инде мин хәзер. Аларга да яшәү өчен акча кирәк. Билгеле, ниндидер шартлар булмаса, яшьләр Казаннан, мәсәлән, ерактагы Баулыга яисә башка районга кайтмый. Алар хәзер маркетплейсларда эшли. Бөтен нәрсә акчага корылмаган, диләр дә. Бүгенге тормышта алай түгел. Яшәү өчен акча кирәк, кайбер әйберләргә бәяләр көн саен арта. Шуңа күрә мин яшьләрне дә аңлыйм», – ди журналист.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз