Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Журналист Илзирә Юзаева: Туган телдән башка халыкның үзенчәлеген саклап калу мөмкин түгел
«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы журналисты Илзирә Юзаева «Реплика» проектында мәктәп программасында «Туган тел» фәнен «Россия халыклары теле»нә алыштыру идеясенә каршы чыкты. Бу хакта «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы хәбәр итә.
Юзаева фикеренчә, туган тел - аралашу чарасы гына түгел, ә мәдәни хәтер һәм милли бердәйлек нигезе дә. Ул искәрткәнчә, аннан башка халыкның үзенчәлеген саклап калу мөмкин түгел.
Юзаева билгеләп үткәнчә, хәзерге дөньяда туган телләр җитди сынаулар белән очраша. Глобальләшү, тел мохитен кыскарту һәм тышкы тәэсирләр халыклар алдына үз телләрен саклап калу бурычын куя, шул ук вакытта саклау тактикасы даими рәвештә үзгәреп тора.
Татар теле турында сөйләгәндә, журналист аның Россиядә иң тере телләрнең берсе булып калуын әйтте.
«Туган телебезгә глобальләшү упкынында исән калырга нәрсә мөмкинлек бирә соң? Күп кенә факторлар арасында милли мәгариф системасы зур әһәмияткә ия», - дип билгеләп үтте журналист.
Әйтик, татар телен милли мәктәпләрдә туган тел буларак укыталар - анда аны тирәнтен, әдәбиятка зур игътибар биреп өйрәнәләр. Рус мәктәпләрендә татар балалары өчен мәдәни мирас өлеше буларак туган тел курсы каралган. Ә татар телен белмәүчеләр өчен дәүләт теле буларак татар теленең аерым курсы бар.
«Әгәр дә глобаль федераль челтәрдәге бу күпьеллык системаны җимереп, тиешле белемең, тәҗрибәң, әзерлегең һәм хәтта яхшы киңәшең (сүз уңаеннан, аны бездән, милли төбәктән, беркем дә сорамады) булмый торып үзеңнең яңа тарихыңны яза башласаң нәрсә булачак?» - дип борчылуын белдерде Юзаева.
Аның сүзләренчә, Россия һәрвакыт «халыкның телен» белүче белгечләр түгел, ә туган тел укытучылары әзерләгән.
Ул билгеләп үткәнчә, яңа предметка күчү телләр арасындагы аермаларны бетерергә, мәдәни үзенчәлекләрне юкка чыгарырга һәм белем бирү процессын катлауландырырга мөмкин.
«Хәзерге мәгариф системасы бердәм рельсларга басты инде. Шулай булгач, әлегә җавапларга караганда сораулар күбрәк. Бу нәкъ әкияттәге кебек - урманга никадәр эчкәрәк керсәң, утын шулкадәр күбрәк, тик йомычкалар гына оча – кызып китеп нәрсәнедер чабып ташламаска иде бит», - дип сүзен төгәлләде журналист.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз