news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Журналист һәм танылган блогер Фәгыйлә Шакированың хикәяләр җыентыгы тәкъдим ителде

Журналист һәм танылган блогер Фәгыйлә Шакированың хикәяләр җыентыгы тәкъдим ителде
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Бүген «Татмедиа»да журналист һәм танылган блогер Фәгыйлә Шакированың «Казан утлары» журналы китапханәсе сериясендә чыккан «Урланган бәхет» дип исемләнгән хикәяләр җыентыгын тәкъдим итү кичәсе узды.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Кесә китабына Фәгыйлә Шакированың социаль челтәрләрдә укучылар яратып кабул иткән хикәяләре тупланган. Автор әсәрләренең нигезендә тормышта очраган кешеләр, аларның язмышлары һәм күңелендә уелып калган вакыйгалар ятуын сөйләде.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Урланган бәхет» – «Казан утлары» журналы китапханәсе сериясендә чыккан 31нче китап. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сүзләренчә, бүген ул татар телендә нәшер ителә торган иң популяр китап серияләренең берсе.

«Тарихта булмаган вакыйга – бүгенге көндә татар әдәбиятында иң күп тиражлы сериянең 31нче китабы чыкты. Соңгы серияләре 3әр мең экземпляр белән чыгып бара. Әле мондый тиражда мондый зур сериянең татар телендә чыкканы юк иде. Бүгенге көндә ул – иң популяр татар телендә нәшер ителүче серия. Әлбәттә, безнең коллектив, «Татмедиа» өчен бу зур сөенеч. Бу – язучыларыбыз гына түгел, укучыларыбыз да барлыгын күрсәтә», – диде ул.

Шамил Садыйков Фәгыйлә Шакирова китабының тиз арада сатылып бетәчәгенә ышанычын белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot