Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Журналист Гөлнур Сафиуллина гаиләсендә фаҗига: Бәхеткә, Алиябез телефоны белән сикергән
«Сөембикә» журналы баш мөхәррир урынбасары, журналист Гөлнур Хәсәншина (Сафиуллина) гаиләсенә кайгы килгән: бертуган сеңлесе Гөлфия үз гаиләсе белән яшәгән йортлары янган. Гөлнур Хәсәншина бу хакта социаль челтәрдә хәбәр итеп, халык ярдәменә таянуларын әйтте. «Татар-информ» хәбәрчесенә ул 30нчы май таңында булган фаҗиганең нечкәлекләрен сөйләде.
Гөлфия һәм Илдус Ганиевлар Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында урнашкан ике катлы йортларында яшәп ятканда, узган атнаның шимбә таңында, төнге сәгать 3тә, аларның йорт эчен ялкын камап ала. Бәхеткә, үзләре исән-сау, тик 18 яшьлек студент кызлары Алия генә икенче каттан сикереп, күрәсең, җиргә уңайсыз килеп төшә һәм умырткалыгын сындыра. Хәзер табиблар аны аякка бастыру өчен көрәшә.
«Сикергәч, әнисенә: «Әни, без янабыз. Мин тора алмыйм», – дип шалтыраткан»
Бу хәл төнге 3тә булды. Кешенең иң тирән йокыда булган чагы бит. Гөлфия тәүлеклек эштә төнге сменада иде. Өйдә ире Илдус һәм кызлары Алия булган. Алия кооператив техникумда укый һәм эшли. Җомга кич әти-әнисе янына кайткан. Кайсы алдан уянгандыр – белмим инде. Илдус беренче катта бүлмәдән ишекне ачып чыккач, ис тиеп егылган. Алиянең бүлмәсе икенче катта, каядыр чыгарга мөмкинлек булмагандыр инде – сикерергә уйлаган. Бәхеткә, кулына телефонын тотып сикергән. Төшкәч, әнисенә: «Әни, без янабыз. Мин тора алмыйм», – дип шалтыраткан. Гөлфияләр бик тиз кайтып җиткәннәр. Күршеләре дә янгынны белмәгән бит, ишетмәгәннәр, кычкыргач та чыкмаганнар. Илдусны хезмәттәшләре алып чыккан. Алиянең умырткалыгы сынган, Республика клиник хастаханәсендә операция ясадылар. Сыну шактый катлаулы, ди табиблар, тик өмет бар инде, аякка басар, дип өметләнәбез, – дип сөйләде Гөлнур апа.
Фотоны «Татар-информ»га Гөлнур Хәсәншина тәкъдим итте
Гомерең булса, яшисең, хәтта ис тиеп, аңсыз ятканда да. Ни дисәң дә, бу очракта вакыт гаилә файдасына «уйнаган» инде. Алия, үзе дә тора алмый ятып, әнисенә шалтыратып, әтисен үлемнән коткарган дияргә була.
Алиянең җиргә телефон белән сикерүе коткарган инде. Юкса, күршеләр кайчан чыгып, Алияне ишетерләр иде?! Бөтенесен дә вакыт хәл итә бит, – ди Гөлнур апа.
«Хәсрәт беркайчан ялгызы йөрми»
Эчләре матур итеп эшләнгән, ике катлы төзек йортта бар җиһаз да янып беткән. Белгечләр янгынны кухня ягында казаннан чыккан дип фаразлый.
Ике Коръән генә чыкты. Сөремгә дә буялмыйча… Йорт яшәргә яраксыз инде, яңадан салырга кирәк. Әниләр Кече Кайбычта тора бит, ә сеңлемнең йорты бөтен туганнарны җыеп тора торган йорт иде. Кайтканда-киткәндә гел шунда кереш иде. Сеңлем дә: «Әниләр киткәч, төп нигез булып калыр инде ул…» – дип әйтә иде. Билгеле, әле яңа йорт салудан бигрәк, бөтен уебыз хәзер Алия турында. Ул гына тернәкләнсен иде.
Хәсрәт беркайчан ялгызы йөрми. Безнең бит әле аякөсте йөреп торган җиреннән кисәк әти үлеп китте. Әле кырыгы узган атнада гына булды. Соңгы айда күңелдә борчу булды инде, тик без аны әти белән генә бәйләгән идек. Ә хәзер шушы кайгы килде.
Мондый хәсрәтне кеше берничек тә үзе генә күтәрә алмый, халык булышмаса. Аз гына тукталырга гына кирәк: 50, 100...1000 сум – кемнең күңеле ничек куша… Ул садакадан беркемнең дә кимемәс, ә безнең өчен ул зур файда. Тамчыдан күл җыела бит. Халык ярдәменә генә өметләнеп була, – дип уртаклашты Гөлнур Хәсәншина.
Фотоны «Татар-информ»га Гөлнур Хәсәншина тәкъдим итте
Ярдәмегезне шушы телефон номеры буенча күчерә аласыз: 89172605683 Ганиева Гульфия Мударисовна (Сбербанкка бәйләнгән).
«Назначение платежа» дигән юлны буш калдырыгыз яки «подарок» дип языгыз. Бу – картаны блокировкалау булмасын өчен кирәк. Ярдәмегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын», – дигән теләктә Гөлнур Хәсәншина.
Ил төкерсә, күл булыр, ди халык. Татарстанда гына түгел, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез дә ярдәм кулын сузар, иншәАллаһ!
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы редакциясе Гөлнур Хәсәншинаның, Гөлфия һәм Илдус Ганиевларның тирән кайгысын уртаклаша. Аллаһ җибәргән шушы сынауларны нык булып, җиңеп чыгарга язсын! Алиянең тизрәк савыгып, аякка басуын телибез.
Фотоны «Татар-информ»га Гөлнур Хәсәншина тәкъдим итте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз