Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Журналист Гөлнар Гарифуллина: Журналистларны әзерләү өчен профильле класслар булсын иде
Милләтне тел, дин, милли кием саклый дигәндә, милли журналистиканы да өстәр идем, ди журналист.
«Татар-информ» журналисты Гөлнар Гарифуллина татар журналистларын әзерләү өчен мәктәпләрдә профильле класслар булдырырга кирәк дигән фикерен әйтте.
«Тугызынчы сыйныфка мин Чаллының Гали Акыш исемендәге лицеена бардым. Анда өч юнәлеш тәкъдим иттеләр: юридик, икътисад һәм журналистика сыйныфы. Шунда журналистиканы сайладым. журналистика жанрларын азмы-күпме мин 9-11 классларда ук өйрәндем бит, шул жанрлар буенча язмалар язып карадым. Журналистикага мәхәббәт уятуда татар теле һәм әдәбияты укытучысы да талантлы, көчле булуы мөһим», – ди ул.
Ул татар журналистикасының киләчәге бар дигән фикердә.
«КФУда татар журналистикасы бүлегенә урыннарны күпме генә кыскартырга тырышсалар да, бу мәсьәләдә уңай якка үзгәреш бар кебек. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков та бу юнәлештә зур тырышлык куя. Яшьләрне журналистикага җәлеп итү өчен күп проектлар эшләнелде. Безгә дә яшьләр килеп тора, журфакны гына түгел, татар филологиясен, башка юнәлешләрне тәмамлаган кызлар да яхшы гына эшли», – дип сөйләде журналист.
Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе комиссия белән хезмәттәшлек тә зур нәтиҗәләргә китерер дигән фикердә ул.
«Милләтне тел, дин, милли кием саклый дигәндә, милли журналистиканы да өстәр идем, – диде Гөлнар Гарифуллина.
«Татар-информ» журналисты Гөлнар Гарифуллина белән тулы әңгәмәне «Интертат» сайтында укый аласыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз