Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Журналист Гөлнар Гарифуллина: Авылда калган яшь журналистларга ярдәм булсын иде
Яшь белгеч үз авылына кайтып, райондагы редакциягә кимендә биш ел эшләү шарты белән эшкә урнаша икән, башлангыч ярдәм түләнсен, ди журналист.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты Гөлнар Гарифуллина фикеренчә, авыл җирлегендә яшәп, район редакциясенә эшкә урнашкан яшь журналистларга ярдәм күрсәтелергә тиеш.
Яшь журналистларга ярдәмне ул «Авыл табибы», «Авыл фельдшеры» программалары буенча авылга кайтып эшли торган яшь табибларга бирелә торган түләүләр формасында күзаллый.
«Район редакцияләренә журналистлар җитми, укырга киткәч, шунда кайтсыннар иде? дибез. Ничек кайтсын инде алар?! Казанда татар журналистына акча әз дип зарланабыз. Укып чыкты ди, мәсәлән, журналист һөнәренә Сарманнан берәү. Үз авылына кайтып, райондагы редакциягә кимендә биш ел эшләү шарты белән эшкә урнаша икән, түләнсен аларга «подъемный» акчалары. Һичьюгы, эш хакына ниндидер өстәмә акча билгеләнсен. Башка һөнәрдә яшь белгечләргә каралган бит ярдәм чаралары», – ди ул.
Аның сүзләренчә, журналистлар өчен отпуск вакыты да 28 көн белән генә чикләнергә тиеш түгел.
«Кайбер һөнәр ияләренең отпуск та 28 көннән күпкә артык. Зыянлы эш шартларында, төнге сменаларда, нормасыз эш режимы буенча эшләгәннәргә бар бугай инде ул. Ә журналистлар ник ул категориягә керми икән? Без дә бит төнге өчтә дә чыгабыз, ял, бәйрәм көннәрендә дә эшләргә туры килә. Кайвакыт журналист гомерен, сәламәтлеген дә куркыныч астына куя», – ди ул.
Гөлнар Гарифуллина фикеренчә, журналистикага бүтән эш эшли белмәгәннәр килә дип әйтү һөнәрнең абруе зур булмау белән бәйле. «Татар журналистикасын күтәрү өчен берни эшләнмичә, бер урында таптанып торган еллар күп булды, ләкин хәзер боз кузгалды кебек», – дип сөйләде журналист.
«Бәллүр каләм» Республика бәйгесе финалисты журналист Гөлнар Гарифуллина белән әңгәмәне «Интертат» сайтында укый аласыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз