news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Журналист Гөлара Арсланова: Яшьләр журналистикага аз килә башлады

Журналист Гөлара Арсланова: Яшьләр журналистикага аз килә башлады
Фото: «Татар-информ»

«Мин журналистикага килгәндә, беләсеңме – журналистның дан-дәрәҗәсе бик югары вакытлар иде. Илдә бәлки, бөтенесе дә таралыбрак барган вакытлар булып тоелгандыр, ә журналистикага бу бик кагылмаган иде әле. Чөнки, барлык үзгәрешләр хакында мәгълүматны нәкъ журналистлар халыкка җиткерде. Бүген ул социаль челтәрләр аша барысы да минутында-секундында тарала, ул чорда газеталарны көтеп ала иде халык. Журналистларга фатирлар бирү дә бар иде өстәвенә. Шулай итеп канатланып, дәртләнеп эшләп кителде инде. Бәлки, журналистиканың әһәмияте дә бүгенге көндә ул кадәр югары түгел, диләрдер дә, әмма үзем алай уйламыйм һич тә.

Яшьләр журналистикага аз килә башлады. Без менә журналистиканы яратып килдек, бүген дә журналистиканы яраткан һәм үз иткән кызлар-егетләр бар, юк түгел. Ләкин, хезмәт хаклары түбәнрәк булу аркасында килүчеләр азрак. Ләкин, шулай да гел болай булмас ул, яраткан һөнәрегезгә хыянәт итмәгез, килегез, эшләгез һәм сезне күреп үстерерләр. Кешелекле булсак, укучыларыбызны хөрмәт итсәк – безгә болар бишләтә кайтыр», – ди ул.

Гөлара Арсланова белән «Интертат» сайты өчен Юлай Низаев сөйләшкән.

news_right_1
news_right_2
news_bot