news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Финзия Газизова: Австралия журналистларының атналык хезмәт хакы кимендә 110 мең сум

«Эшләгәннең нәтиҗәсе яхшы булганда гына үсенәсең, стимул барлыкка килә», - диде журналист.

Финзия Газизова: Австралия журналистларының атналык хезмәт хакы кимендә 110 мең сум
Рамил Гали

Австралиядә яшәүче Финзия Газизова әйтүенчә, биредәге журналистларга атналык хезмәт хакы Россия акчасы белән санаганда 110 мең сум түләнә.

«Австралиядә массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүчеләрнең атналык хезмәт хакын мисал итеп китерәм. Уртача 2 мең Австралия доллары белән түләнә. Россия акчасы белән чагыштырганда 110 мең сум кимендә. Бу - атналык хезмәт хакы. Һәр хезмәт тиешенчә бәяләнергә тиеш. Бөтен кешенеке дә», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Финзия Газизова фикеренчә, эшләгәннең нәтиҗәсе яхшы булганда гына үсенәсең, стимул барлыкка килә. «Журналистлар кесә тутырып акча ала, дип уйлыйлар. Диплом һәм рәхмәт хатлары да тиешенчә бирелсә иде. Югыйсә, гомер буе эшләгәнеңне башкалар югары бәяләсә, тагын да канатлар куела. Кызганыч, бөтен кешенең дә хезмәте тиешенчә бәяләнми», - диде журналист.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100